16+

 Өлешчә мобилизациягә алынган эшкуарларга хөкүмәт тарафыннан ташламалар билгеләнде

  Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларга өлешчә мобилизация шартларында, Россия икътисадының тотрыклылыгын тәэмин итү максатында, эшкуарлыкка ярдәм чаралары турында мәгълүмат җиткерелде.

 Өлешчә мобилизациягә алынган эшкуарларга хөкүмәт тарафыннан ташламалар билгеләнде

  Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларга өлешчә мобилизация шартларында, Россия икътисадының тотрыклылыгын тәэмин итү максатында, эшкуарлыкка ярдәм чаралары турында мәгълүмат җиткерелде.

Законнарны кат-кат укыгыз

Татарстан Премьер-министры урынбасары-икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйткәнчә, Россия Хөкүмәте 8 октябрьдә мобилизациягә алынганнарга ярдәм чаралары планы кабул иткән. Ярдәм чаралары 377нче, 404нче, 406нчы Федераль законнар һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1874нче карары белән тәгаенләнгән.

— Өлешчә мобилизациягә алынган бизнес вәкилләренә хәрби бурычларын үтәгән чорларында декларация-хисап тапшыру срогы озынайтылды. Аларга хисапларын вакытында тапшырмаган өчен штрафлар салынмый, пени өстәлми. Кредитларын кайтарып түләүгә кичектерү ягъни кредит каникулы кертелде,-диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

— Эшкуарларда күпме кредит исәпләнә? Алла сакласын, әлбәттә, әгәр мобилизациягә алынган кеше махсус хәрби операция вакытында һәлак булса, аның кредитларын кем түли?-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән борчылып сорау бирдем.

— Финанс учреждениеләре мобилизациягә алынганнарга инде 620 миллион сумга кредит каникулы килешүе кабул итте. Әгәр дә инде, мобилизациягә алынган эшкуар махсус хәрби операция вакытында һәлак булса, аның кредитлары бурычы гамәлдән чыгарыла, гаиләсе бурычны түләми,-дип җавап бирде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

 Салым органнары яңалыклары

Татарстан Республикасы буенча федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләгәнчә, Россия Хөкүмәте 2022 елның 20 октябрендә “Мобилизацияләнгән затларга ярдәм чаралары турында” (“О мерах поддержки мобилизованных лиц”) 1874нче карар кабул иткән.

— Мобилизацияләнгән гражданнарга, эшкуарларга, мобилизациягә алынган кеше җитәкчелек иткән оешмаларга (җитәкчесе мобилизациягә алынса) хәрби хезмәт срогы вакытында һәм аннан соң 3 ай дәвамында салымнар түләү, хисап тапшыру сроклары кичектерелә. Мобилизациягә алынганнарның оешмаларына барып салым тикшерүләре үткәрү туктатып торыла, яңа тикшерүләр билгеләнми, хисап счетлары ябылмый,-диде Марат Сафиуллин.-

 Моннан тыш, өлешчә мобилизациягә алынган кешеләр үзләренең милкендәге транспорт чараларының берсенә 2021 ел өчен транспорт салымы түләүдән азат ителә. Өстәмә гариза язырга кирәкми, мобилизациягә алынган кешеләр исемлеге салым органнарына автомат рәвештә күчерелә.

 Оешмаларның интернет-сайтларына күз салыгыз

Татарстан Республикасы буенча федераль салым хезмәте идарәсе, Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, Дәүләт сатып алулары (Госзакупки), “Банк Татарстан”, “Ак Барс банк” банклары сайтларында мобилизацияләнгән кешеләргә махсус билгеләнгән ташламалар белән танышырга мөмкин.

Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетында белешмәләр өчен (843) 562-04-86 һәм (843) 561-02-01 телефоннары эшли. Өлешчә мобилизациягә кагылышлы сораулар белән 122 бердәм телефонына мөрәҗәгать итәргә була.

Солдатлар акча күчерә

Өлешчә мобилизациягә алынган кешеләргә банк карталары бирелде. Банк хезмәткәрләре аңлатканча, әлеге банк карталарына мобиль кушымта өстәлгән. Мобилизацияләнгән кешеләр банк карталарыннан шул мобиль кушымта аша үзләренең гаиләләренә акча күчерә ала, мондый элемтә мөмкинлеге булдырылган.

Фото: mendeleevsk.tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading