16+

Партияләр арасында “көнчелек эпидемиясе”

“Әзер акчага сарайлар төзергә өйрәндек, инде кешеләр белән эшләргә өйрәнергә кирәк”.

Партияләр арасында “көнчелек эпидемиясе”

“Әзер акчага сарайлар төзергә өйрәндек, инде кешеләр белән эшләргә өйрәнергә кирәк”.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы призидиумы әгъзасы, партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сүзләре бу. Ул аны “Бердәм Россия” партиясенең Казан җирле бүлегенең XXXIIIнче конференциясендә әйтте.
– Җаваплы сайлау узды, кайбер муниципаль берәмлекләрдә “Бердәм Россия” вәкилләре кимеде. Без күп партияле җәмгыятьтә яшибез. Башка партияләрдән сайланган депутатлар белән бергәләшеп, уртак тел табып эшләргә кирәк булачак. Алдагы юл тагын да катлаулырак, кешеләр белән эшләргә өйрәнергә кирәк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Казанга Хезмәт даны шәһәре исеме бирелүен әһәмиятле вакыйга, дип искәртте республика парламенты рәисе.
– Казанлылар Казанны ватанпәрварләрчә ярата. “Казан – Хезмәт даны шәһәре” стеласы ел ахырына кадәр куелсын, – дип күрсәтмә дә бирде Фәрит Мөхәммәтшин.

Башкала мэры Илсур Метшин да үзенең чыгышында казанлыларга рәхмәт әйтте.
– Сайлау тыныч узды, казанлыларның 62 проценты тавыш бирүдә катнашты. “Бердәм Россия” партиясеннән Татарстан Республикасы Президентлыгына кандидат Рөстәм Миңнехановны яклап, Казанда 72,1 процент тавыш бирелде. Казанлылар гражданлык җаваплылыгы күрсәтте, шәһәрнең һәм республиканың үсеше файдасына тавыш бирде. Безнең бурыч – шушы ышанычны аклау һәм хезмә итү, – диде Илсур Метшин.

Конференциядә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы-Казан шәһәр Думасы рәисе вазифасына кандидат күрсәтелде. Казанның 12нче шәһәр клиника хастаханәсе генераль директоры Рамил Әхмәтов муниципаль берәмлек башлыгына мэр Илсур Метшин кандидатурасын тәкъдим итте. Әмма тагын бер кандидатура пәйда булды. “Бердәм Россия” партиясенең Яңа Савин районы бүлекчәсе секретаре Булат Котдусов бу урынга Казан шәһәр Думасы депутаты Эмиль Хөснетдиновны күрсәтте.
– Эмиль, синең өчен дә күп тавыш биргәннәр. Бу мине куркыта, – диде соңыннан мэр Илсур Метшин, уенын-чынын бергә кушып. – Әле монда Фәрит Хәйруллович та: “Кандидатураңны кире алмыйсыңмы, баш тартмыйсыңмы?” –дип сорады. Юк, дидем.

Яшертен тавыш бирүдә конференциянең 175 делегаты катнашты. Зур өстенлек белән Илсур Метшин кандидатурасы җиңде. Конференциягә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары да чакырылган иде. Казан шәһәр Думасына депутатлар булып, Россия коммунистлары коммунистлар партиясе, “Справедливая Россия” партиясе, “Бердәм Россия” партиясе, ЛДПР партиясе һәм КПРФ партиясе вәкилләре сайланды.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading