16+

 Президент эшкуарлар сөйләгәнне тыңлап утырырга җыена

 Россиядә Эшкуарлар көне уңаеннан, 26 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече һәм урта предприятиеләре вәкилләре белән очраша.

— Әлеге очрашуда эшкуарларга ярдәм чаралары турында сөйләшү була. Эшкуарларның 6 проекты тәкъдим ителә. Бизнес вәкилләре хәзерге шартларда эшчәнлек алып баруга карата үзләренең фикерләрен җиткерәчәк,- диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар өчен матбугат конференциясендә. 

Татарстанда бүген 166 кече һәм урта предприятие исәпләнә, аларда 796 мең кеше эшли. Шушы өлкәдә эшләүчеләр саны быел 3 процентка арткан. 181,9 мең кеше үзмәшгуль булып теркәлгән.

 “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап итеп, Лилия Галимова “Алабуга” үзгә икътисади зонасында эшчәнлек алып барган бер генә предприятиенең дә ябылмаганлыгын әйтте. 

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading