16+

Путин прививка ясатканмы, яки Президент журналистлар белән аралашты

Россия Президентының еллык матбугат конференциясе, бу елдагы барлык чаралары кебек үк, онлайн-форматта узды. Журналистлар төп залдагы урыннар өчен көрәш алып бармады: илнең берничә төбәгендә җыелып, үз резиденциясендә утырган Президентны экран артыннан гына күзәтте. Путин янында Кремль пулына керүче каләм әһелләре генә иде.

Путин прививка ясатканмы, яки Президент журналистлар белән аралашты

Россия Президентының еллык матбугат конференциясе, бу елдагы барлык чаралары кебек үк, онлайн-форматта узды. Журналистлар төп залдагы урыннар өчен көрәш алып бармады: илнең берничә төбәгендә җыелып, үз резиденциясендә утырган Президентны экран артыннан гына күзәтте. Путин янында Кремль пулына керүче каләм әһелләре генә иде.

Ковидсыз булмый
Иң беренче булып Владивостоктан – Магаданнан килгән журналисттан сорау килде: “Узып баручы елның яхшы яклары булдымы?”. Алдан көтелгәнчә, илбашы сүзне пандемиядән һәм шуның белән бәйле социаль-икътисадый тормышта килеп чыккан кыенлыклардан башлады. “Ләкин без пандемиягә лаеклы каршылык күрсәтә алдык”, – дип искәртте ил башлыгы. Саннарга тукталмыйм, алар бит күңелсез дисә дә, Путин барыбер кәгазьләргә күз салырга мәҗбүр булды. Эчке тулаем продукт (ВВП) күләме 3,6 процентка төшкән, ләкин бу алдынгы Европа илләре һәм АКШ белән чагыштырганда кимрәк. Хезмәт хаклары 3 процентка кимесә дә, ел ахырына анысының да 1,5 процентка артуы көтелә, диде Президент. Аның фикеренчә, куркыныч янаган чакта халыкның бердәмлеге зур роль уйнаган.
ВГТРК журналисты, илнең сәламәтлек системасы ни хәлдә, дип сорады. В.Путин пандемиягә каршы бер генә илнең сәламәтлек саклау системасы әзер булмавын искәртеп, башка дәүләтләр белән чагыштырма дәрәҗәдә, безнең системаның тиз арада мобильләшә алуын белдерде.

Путин прививка ясатканмы?
Башка тормыш та бар бит әле. Киләсе елда узачак Дәүләт Думасына сайлаулар турында да сорау булды. Конституциягә үзгәрешләр кертелгәч, парламентның җаваплыгы да арта. “Президент Дума кабул иткән карарларга кул куярга тиеш бит”, – ди Путин. Аныңча, ниндидер партияләр урынына башкалар барлыкка килүен, “иске”ләрен “яңа”ларына алмаштыруны халык үзе хәл итәчәк. Киләсе елда сайлауларда имзалар җыймыйча гына катнашу хокукына 16 фирка ия булачак. Күбрәк түгелме икән...
Путин үзенә прививка ясатканмы? “Минем кебекләргә вакцина килеп җитмәде әле. Ләкин мин, һичшиксез, табибларның киңәшенә колак салачакмын”. Кызык сорауга – кызык җавап. Президент искәрткәнчә, барлык тәкъдимнәргә колак салырга кирәк. Вакцина илкүләм иммунитет булдыруга ярдәм итәчәк, ди Владимир Владимирович.
Ковидка каршы кешеләр үз акчасына дәваланырга тиешме – гади халыктан килгән сорауларга да җавап бирде Президент. Өйдә дәваланучылар өчен хөкүмәт казнасыннан 5 миллиард сум акча бирелүен искәртеп, Рязань өлкәсендәге хәлне тикшерербез, диде Президент.

Хәерчелек һәм редиска
Кыю сораулар да очрый. “КП” журналисты илдә хәерчелек артуы, бәяләр күтәрелүе, эшсезлек хакында искә төшереп, бәяләрнең инде сентябрьдән күтәрелә башлавын, Президентның аңа хәзер генә игътибар итүен искә төшерде. В.Путин журналист белән килеште, ләкин Россиянең мондый кыенлыклар белән беренче тапкыр гына очрашмавын искәртте. Әйтик, 2000 елда халыкның тагын да күбрәк өлеше хәерчелек чигендә яшәгән икән. Хәзер андыйларның саны барлык халыкның 13%ын тәшкил итә. Якын киләчәктә аларның санын 6,5%ка кадәр киметү буенча план бар. “Бәяләр күтәрелү буенча җитештерүчеләр һәм сәүдә челтәрләре белән килешү төзелде, алар бәяләрне төшерәчәк”, ди Президент. Үзе дә үз-үзенә сорау биреп куйды әле: “Россиядә уңыш рекордлы күләмдә җыела, ә икмәккә һәм макаронга бәяләр күтәрелә. Нәрсә инде бу?”. Путин дәүләт тарафыннан бирелә торган пособиеләр хакында да искә төшерде – нәкъ менә азкеремлеләргә ярдәм инде бу.
Абау! Сергей Шнуровка да сорау юллау мөмкинлеге бирделәр. Гади кешегә үз тормышын “ненорматив лексика”сыз гына ничек сурәтләргә? Президент каушап калмады. Беренчедән, мәгълүм фильмдагыча “редиска” сүзе белән чикләнергә мөмкинлеген искәртте. Икенчедән, залда ук сүгенмәве өчен Шнуровка рәхмәтен дә җиткерде.

“Алгарыш” дәвам итәчәк?
Онлайн-белем бирүгә Владимир Путин ничек карый? Мәктәпләрдә проблемалар, аерым алганда, интернетка тоташу буенча барлыгын таныды ул. Шуңа да 2021 елда Россиянең барлык (!) мәктәпләрен интернет белән тәэмин итү бурычы куелган. Ләкин укучы белән укытучы арасындагы шәхси бәйләнешне берни дә алмаштыра алмаячак, ди Путин. Ә менә югары уку йортларында бу тәҗрибәне кулланырга мөмкин: “югары класслы белгеч дәресләрдә күп җирләрдә белем бирә алмый. Ә онлайн бирергә мөмкин. Бу тәҗрибәне кулланырга кирәк”.
“Беренче канал” хәбәрчесе ел башында ил җитәкчелегенең “алгарыш” турында сүз алып баруын искә төшерде. Хәзер ничек булыр икән? Илкүләм проектлар белән нәрсә булып бетәр? “Илкүләм проектларны беркем дә кире какмый, бетерергә җыенмый. Пандемия шартларында да Хөкүмәт эффектив эшләде. Хөкүмәттә үзгәрешләр булып тора, монысы да очраклы түгел. Бар да план буенча бара”, дип тынычландырды журналистны Президент. Ул шулай ук илнең төп законына нәкъ менә быел үзгәрешләр кертүне вакытлы булды дип саный. Әлбәттә, шундый вазгыятьтә үз фикерен белдергән Россия халкына рәхмәтен дә җиткерде.

2024 елда ни булыр?
Владимир Путинның иң якын журналистларыннан берсе, Президент турында берничә китап язган Андрей Колесников сәеррәк тоелган сорау бирергә җөрьәт итте: Путин 2024 елда да Президент булырга җыенамы? Илбашы үзе өчен универсаль кагыйдә булуын искә төшерде: ниндидер гамәлләр дәүләт файдасына була икән, димәк алар кирәк булган. Ләкин 2024 елда сайлауларга чыгачакмы, юкмы – Илбашы әле хәл итмәгән.
Дзюба турындагы, дөресрәге, интим-видеосы турындагы сорау күпләрдә бәлки елмаю уяткандыр. Кирәк идеме икән? Журналист бу видеоны, ахырына кадәр булмаса да, караган, ә Президент карамаган – һичьюгы шуны белдек.

Фото: kremlin.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading