16+

Ришвәт бирү проблеманы хәл итәргә булышамы?

Бирергәме, юкмы? Бирсәң – ничек итеп? Бирмәсәң, үземә начар булмасмы? Бирсәң яхшырак бит инде, ул миңа башкача караячак. Акча да кызганыч, тик нишлисең... Бирмичә дә булмый.

Ришвәт бирү проблеманы хәл итәргә булышамы?

Бирергәме, юкмы? Бирсәң – ничек итеп? Бирмәсәң, үземә начар булмасмы? Бирсәң яхшырак бит инде, ул миңа башкача караячак. Акча да кызганыч, тик нишлисең... Бирмичә дә булмый.

Тормышында хакимиятнең төрле органнары белән килеп чыккан мәсьәләне хәл итәр өчен ришвәт бирергә ниятләгән кешенең башында гадәттә шундый уйлар бөтерелә. Бирсәң, проблема тизрәк хәл ителәчәге көн кебек ачык.  Әмма, бу – җинаять. Бирмәсәң, сиңа якты чырай күрсәтмячәкләре дә көн кебек ачык. Шуңа да җинаять булса да “шыпырт” кына кыласың аны.

Андый җинаятьләрнең “шыпырт” кына эшләнмичә, хокук саклау органнары тарафыннан ачылганнары да була. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек бүлеге башлыгы Дмитрий Козлов сүзләренчә, ел саен республикада коррупциягә бәйле бер меңләп җинаять ачыклана.
Татарстанда ришвәтчелек киң таралган өлкәләр булып торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф һәм медицина санала икән. Шулай ук дәүләт программаларын тормышка ашыруда “гөнаһлы” җитәкчеләр очраштыргалый. Мисал өчен, “Экология” илкүләм программасы буенча Россиядә 20 коррупцион җинаять ачыкланган. Шуның 6сы (!) Татарстанда теркәлгән.

– Эшмәкәрләр елга буйларын ныгыту буенча эш алып барырга тиеш булган. Әмма бер нәрсә дә эшләмичә генә, акча алып ятулары ачыкланган. Сүз 1,5 млн су хакында бара, – ди Дмитрий Козлов.
Тузган хәлдәге тораклардан күчерү программасын тормышка ашыручылар арасында да законсыз юлны сайлаучылар ачыкланган. Алар арасында бигрәк тә җирле үзидарә органнары җитәкчеләре күп, ди хокук саклау органы вәкиле. Быел Арча, Бөгелмә, Зәй, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама, Нурлат, Чистай, Әлки районнарында бу программага бәйле җинаятьләрнең күп булуы мәгълүм.

– Әлки районын гына алыйк. Базарлы Матак җирлегенең башкарма комитет җитәкчесе үзенең вазифаларыннан файдаланып, фатирларны ихтыяҗ булган кешеләргә түгел, ә башкаларга бүлеп биргән, – дип аңлатты бүлек башлыгы.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә тагын да кызыграк хәлләргә юлыга коррупция белән көрәшүчеләр. Документлар буенча өчәр катлы фермалар төзелгән дип язылса, чынлыкта ул урында 1980 еллардан ук бер казык та кагылмаганы билгеле була.
Питрәчтә күптән түгел шундый очрак булган: крестьян-фермер хуҗалыгы 150 баш мал үрчетәм дип, тармак министрлыгыннан акча алган. Ә чынлыкта маллар Гогольнең “Үле җаннар” әсәрендәге кебек, кәгазьдә генә исәпләнгән. Әле ел дәвамында башта 34 тонна, аннан 52 тонна ит җитештердем, дип хисап та тоткан. Китерелгән зыян 6 млн сум тирәсе дип бәяләнә.

Мәгариф өлкәсендә дә бар да ал да гөл түгел. Шулай ук университет укытучылары һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре дә ришвәтчелектә тотыла.
– Хәрби комиссариатларга килгәндә, аларда үз хезмәтләрен тәкъдим итә торган арадашчылар, төркемнәр эшли, – диде Козлов.
P.S. Сезнең ришвәт биргән бармы? Ришвәтсез генә проблеманы хәл итеп буламы? Безгә дә языгыз әле!

Лилия ЛОКМАНОВА.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading