16+

Рөстәм Миңнеханов: «Менә шундый актив яшьләр булмаса, безнең киләчәк тә юк»

23 апрель көнне Казанда Татар теле һәм әдәбияты буенча VIII Халыкара олимпиада җиңүчеләрен билгеләделәр. Бүләкләрне Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Халыкара олимпиадага 12 чит илдән, Россия Федерациясенең 24 субъектыннан, Татарстан Республикасының һәр районыннан барлыгы 500гә якын бала катнашкан. Шулар арасыннан 77 призёр, 20 җиңүче һәм 3 гран-при иясе сайлап алынган.

Җиңүчеләргә Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгыннан дипломнар, һәм сертификатлар тапшырылды. Быел, пандемия белән бәйле чикләүләр аркасында, чит илләр Татарстаныбызга килә алмады. Алар олимпиада сынауларын онлайн узган.

Гран-прига Татарстаннан Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбеннән Гөлназ Мөэминова, Чувашия Республикасы Батыр районыннан Айнур Сабирҗанов, Американың Калифорния штатында яшәүче Нури Чопануглы лаек булды.

«Без һәммәбез дә милләтебез, гореф-гадәтләр, киләчәк турында уйлыйбыз. Менә шундый актив яшьләр булмаса, безнең киләчәк тә юк. Ләкин яңа алымнар белән эш алып барыла. Без аның кирәклеген күрәбез. Шушы эштә битараф булмаган һәркемгә зур рәхмәт. Иң мөһиме, без – бергә», – дип теләкләрен җиткерде Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Америкадан Нури да, башка җиңүчеләр дә беренче чиратта әти-әниләренә рәхмәт әйттеләр. «Туган телемне миңа әнием бүләк итте. Мин дә аны балаларыбызга тапшырырмын. Бу җиңү – әти-әниләрнең, укытучыларыбызның, олимпиаданы оештыручыларның  җиңүе», – диде Чувашиядәге милләттәшебез.
«Мин татар булуым, татар телендә сөйләшүем, татар телендә белем алуы белән бик бәхетле. Татар булуым белән горурланам. Милләтебез киләчәге – безнең кулларда», – диде Әгерҗе районыннан җиңү яулаган Гөлназ һәм киләчәктә тормышын да татар теле белән бәйләячәген әйтте.
***
Татар теле буенча VIII халыкара олимпиада «2014 – 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе субъектларыннан һәм чит илләрдән килгән укучылар һәм студентлар өчен үткәрелә.

Фото: https://president.tatarstan.ru/
Динара Әхмәт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading