16+

Рөстәм Миңнеханов: «Монда укуым белән горурланам»

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт аграр университетының 100 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты.  Сәхнәдән Рөстәм Миңнеханов барлык студентларны һәм КДАУ педагоглары коллективын истәлекле дата белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов: «Монда укуым белән горурланам»

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт аграр университетының 100 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты.  Сәхнәдән Рөстәм Миңнеханов барлык студентларны һәм КДАУ педагоглары коллективын истәлекле дата белән котлады.

Бәйрәм программасы кысаларында Рөстәм Миңнеханов иртән капиталь ремонттан соң ачылган Казан дәүләт аграр университетының тулай торагы бинасында булды.

Казан дәүләт аграр университетының 100 еллыгына багышланган төп чара Казан дәүләт аграр университетының төп бинасында (Карл Маркс ур., 65) узды.

Искәртеп узабыз, Рөстәм Миңнеханов та әлеге югары уку йортын тәмамлаган. Гомумән алганда, аграр университет эшләгән елларда авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы өчен 40 меңгә якын белгеч чыгарган. Югары уку йорты республиканың да, тулаем илнең дә агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләүче булып санала, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

КДАУны тәмамлаучылар арасында тармакның әйдәп баручы белгечләре, галимнәр һәм идарәчеләр бар.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук фән үсешендәге күренекле казанышлары һәм авыл хуҗалыгы өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш керткәне өчен КДАУ коллективының «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнүен хәбәр итте.

«Бүген университетта 5 меңгә якын студент һәм аспирант белем ала, шулай ук башка илләрдән студентлар да күп. Югары уку йорты алдында укучылар санын арттыру бурычы тора. Бүген без капиталь ремонттан соң университетның тулай торагында булдык. Югары уку йортының алга таба үсү өчен зур планнары бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Университетның актив рәвештә үсүе куанычлы – югары уку йорты базасында белем бирү учреждениеләре һәм бизнес-бергәлекләрнең инновацион моделе эшләнгән һәм гамәлгә ашырылган, - диде Рөстәм Миңнеханов сәхнәдән. -Уникаль укыту-демонстрация һәм укыту-җитештерү үзәкләре булдырылды».

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, югары уку йортының 12 фәнни мәктәбе илнең авыл хуҗалыгы фәнендә алдынгы урыннарны били. Университет агросәнәгать комплексында яңа технологияләрне эшләү, сынап карау һәм гамәлгә кертү өчен платформа сыйфатында чыгыш ясый. Алар арасында – Агробиотехнопарк төзү проекты, ул әйдәп баручы уку йортлары, фәнни-тикшеренү учреждениеләре һәм агробизнес ресурсларын берләштерергә тиеш.

«Мин монда укуым белән горурланам! Университет дипломы һәрвакыт сыйфат билгесе булды. Алга таба да шулай булыр дип ышанам. Безгә бу юлламаны биргән укытучыларга аерым рәхмәт әйтәсем килә. Әйдәгез, бу залдагыларга да, безнең белән булганнарга да алкышлар белән рәхмәт әйтик. Сезнең коллектив киләчәктә дә республиканың агросәнәгать комплексы һәм авыл хуҗалыгының конкуренциягә сәләтлелеген тәэмин итәргә сәләтле», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты алдынгы белгечләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды (Мактаулы исемнәр, ТР Президенты Рәхмәт хатлары). Шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының ведомство бүләкләре тапшырылды.

Чарада шулай ук Россия Аграр югары уку йортлары ассоциациясе генераль директоры Виктор Бердышев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин, КДАУ ректоры Айрат Вәлиев һәм башкалар катнашты.

Чыганак: ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading