16+

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдән трактор белән кайтты

Мәскәүдә 18 ноябрьдә “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проектын гамәлгә ашыруда иң актив катнашучы 11 төбәкне котлау тантанасы булган иде. Җиңүчеләрне Россия Федерациясе Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе һәм Россия Федерациясе Дәүләт Советы секретаре Игорь Левитин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин бүләкләде.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдән трактор белән кайтты

Мәскәүдә 18 ноябрьдә “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проектын гамәлгә ашыруда иң актив катнашучы 11 төбәкне котлау тантанасы булган иде. Җиңүчеләрне Россия Федерациясе Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе һәм Россия Федерациясе Дәүләт Советы секретаре Игорь Левитин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин бүләкләде.

Татарстан-җиңүче

Илкүләм проектны башкаруда безнең республика да тырышлык күрсәтүчеләрнең берсе. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка диплом һәм сувенир трактор-каток бүләк ителде.

 Юллар илтә дә һәм күтәрә дә

— Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов:”Юллар республиканы күтәрәчәк”,-дип, юллар төзү һәм төзекләндерү эшләренә нык әһәмият бирә һәм таләп итә,-диде Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.

Быел 38 миллиард 696 миллион сумлык юл төзү, шулай ук 12,5 миллиард сумлык юл төзекләндерү эшләре башкарылган. Шәле-Баулы-Әлмәт юнәлешендәге 250 чакрым озынлыктагы юлны үзгәртеп төзү бара. 2024 елга республикадагы 475 чакрым юлны 1 нче категориягә җиткерү ниятләнелә.

Вознесение тракты

— Мамадыш трактында машиналар чиктән тыш тыгылышты, бөкеләр хасил була. Вознесение тракты төзелеше нинди сыйфатта хәзер?- дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
— Мамадыш трактыннан көненә 30-40 мең транспорт чарасы уза, юл бу ташкынны үткәрә алмый башлады. Вознесение тракты Казаннан чыгуны тәэмин итәчәк магистральләрнең берсе булачак. Төзелеш ике этапта башкарыла. Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге участок бик четерекле һәм чыгымлы булып чыкты. Чөнки, анда бик күп инженерлык челтәрләрен күчереп төзү таләп ителә. Беренче участокта ике тоннель, тимер юл аша күпер, җәяүлеләр юл кичүләре төзелә. Финанс кытлыгы да барлыкка килде, Татарстан Хөкүмәте булышты. Җиңү проспектыннан башлап М-7 федераль автотрассасына кадәрге 12 чакрым тирәсендәге юл төзелеше инде ансатрак булачак. Вознесение трактының икенче участогында да җир эшләре башланды,- дип җавап кайтарды Фәрит Хәнифов.

М-12 трассасы җир җимертә

Татарстанның транспорт министры чыгышын дәвам итеп сөйләгәнчә, Мәскәү-Казан тиз йөрешле автотрассасында хәзер җир эшләре үткәрелә, ягъни юл катламнары салу өчен җир өслеге кубарып алына. Идел аша төзеләчәк яңа күпернең 25 терәк баганаларының 23е утыртылган. Елганың иң тирән өлешендә тагын ике терәк багана утырту суднолар йөреше туктаганнан соң башкарылачак.
— Киләсе җәйдә Идел һәм кечкенә елгалар-ерганаклар аша 70 күпер, терлекләр һәм җәнлекләр йөреше өчен тоннельләр, шулай ук юл катламнары салу эшләренә тотыначакбыз,- диде Фәрит Хәнифов.

Федераль юллар кышка әзер

“Идел-Нократ автомобиль юллары федераль идарәсе” федераль казна учреждениесе җитәкчесе Илдар Минһаҗев таныштырганча, республика җирлегеннән узучы федераль юлларның гомүм озынлыгы 1152 чакрым.
— М-7 автотрассасының 1043 чакрымында ягъни, Чаллы шәһәре янында җәяүлеләр өчен җир асты юл кичүе сафка бастырылды. Казанның төньяк урап узу юлында 30 чакрым арада яктырткычлар урнаштырылды. Зөя (Свияга) елгасы аша күпер төзелде, Иннополиска илтә торган юл 1б категориясенә җиткереләчәк. Федераль юлларны кышкы чорда кардан һәм боздан чистарту өчен 358 берәмлек махсуслаштырылган техника билгеләнде, бозлавыкларга каршы катнашмалар запасы булдырылды,- диде Илдар Минһаҗев.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading