16+

Сайлауда эшләүче блогер: “Тик-ток төшереп булмый монда” 

Быелгы сайлауларда беренче тапкыр блогер-күзәтүчеләр эшләячәк. Алар бүгеннән үк эшкә керешкән инде. Блогерларны сайлауларга күзәтүче вазифасында чакыру Татарстан Иҗтимагый палатасының идеясе. Узган атнада блогерлар белән очрашуда Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева әлеге проектның тавыш бирүне тагын да үтәкүренмәле итәчәге турында ассызыклап үткән иде.

Сайлау участокларында эшләүче Lifestyle-блогер Алия Мостафина, әни-блогерлар берләшмәсе вәкиле Алинә Гималтдинова һәм актер, алып баручы Руслан Мазитов журналистлар белән сөйләшеп алырга да өлгерде. Аларның әйтүенчә, бу проект блогерлар өчен кызыклы һәм шул ук вакытта җаваплы да. Боларга өстәп, зур тәҗрибә дә. Алар үзләренең халык белән тыгыз бәйләнгән булуын, үзләренең язылучыларына файдалы мәгълүмат бирергә тиешлекләрен дә аңлый. 
Руслан Мазитов сүзләренчә, әлеге вазифада булу аңа сайлауларның эчке ягы белән танышу мөмкинлеген дә бирә. Мине күзәтүче буларак чакыргач, тормышымда андый тәкъдимнәр тагын кайчан була әле, дип ризалаштым, диде. Алинә Гималтдинова язылучыларының күбесе яшьләр булуын һәм аларның игътибарын җәлеп итүдә үзләренең көчле инструмент булуын билгеләп үтте.  

Язылучылары арасында участокларда халыкның күплеге, санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлеше кызыксындыра икән. Күзәтүче вазифасын башкарачакларын белгәч, блогерларның аудиторияләре бу хәбәрне яхшы кабул иткән. Русланнан гына баштарак сатылдыңмыни дип сораганнар. Үземнең беркемне дә агитацияләмәвемне, үз күзәтүләрем белән генә бүлешүемне әйткәч, башка андый сораулар булмады, ди ул. 

Алинә Гималтдинова республиканың күп кенә социаль һәм иҗтимагый проектларында катнашуын, аудиториясенең моны белеп торуын һәм позитив кабул итүен хәбәр итте.   

Журналистлар блогерлардан сайлау участокларында Тик-ток төшерү теләге юкмы дип сорашты. Руслан язылучыларының ниндидер тамаша көтүен әйтеп, андый нәрсә булмас кебек, диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading