16+

Сайлаулар башка форматта узуга карамастан, фаразлар үзгәрешсез 

Экзитпол нәтиҗәләре буенча, Рөстәм Миңнеханов 81,2 процент тавыш җыйган.

Сайлаулар башка форматта узуга карамастан, фаразлар үзгәрешсез 

Экзитпол нәтиҗәләре буенча, Рөстәм Миңнеханов 81,2 процент тавыш җыйган.

“Җәмәгатьчелек фикере – Татарстан” Фонды уздырган экзитпол нәтиҗәләре белән КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков таныштырды.  

Сораштырулар Казанның – 34, башка шәһәрләрдә – 41, авыл җирлекләрендәге сайлау участокларының 25 процентында уздырылган. Социологлар 8 меңнән артык кеше белән сөйләшкән, шуларның 67 проценты мәгълүмат белән уртаклашырга ризалык биргән. Экзитпол нәтиҗәсе буенча президентлыкка кандидатлар Альфред Вәлиев – 6,5, Олег Коробченко – 2,3, Рөстәм Миңнеханов – 81,2, Альмир Михеев – 4,0, Владимир Сурчилов – 3,4 процент тавыш җыйган. 

Сорашуларда сигез мең кешенең катнашуы - бик зур сан. Нәтиҗәләрнең башкача булуында шик юк иде, ди Казан милли тикшеренү технология университетының (КНИТУ) дәүләт, муниципаль идарә һәм социология кафедрасы мөдире, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков. 

Аның фикеренчә, экзитпол нәтиҗәләре белән Үзәк сайлау комиссиясе бирәчәк нәтиҗәләр бер үк булмаячак, әмма аермасы күп булыр дип көтәргә кирәкми. 

Андрей Большаков быелгы сайлауларның үзгә форматта узуын ассызыклады: “Өч көн тавыш бирү, һичшиксез мәшәкатьне арттыра, бу бигрәк тә оештыручыларга нык сизелә. Яңалыкларга килгәндә, блогерларның катнашуы бүген яңалык дип кабул ителсә, киләчәктә ул гадәти күренеш булачак. Башка форматта, яңалыклар кертелеп узуга карамастан, сайлау алды фаразлары шулай ук иде”. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading