16+

Сергей Иванов: “М12 трассасы ачылу туризм тармагы өчен мөһим вакыйга”

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда 160 мең кунак көтелә. Республиканың туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов әйтүенчә, туристлар арасында Казан илнең иң популяр төбәкләренең берсе булып тора.

–    Кышкы бәйрәм һәм ял итү чаралары кунакларга гына түгел, үзебезнең республика кешеләре өчен дә кызыклы булачак һәм алар белән Visit-Tatarstan порталында танышырга була. Аерым алганда, актив ял яратучылар өчен дүрт тау чаңгысы комплексы эшләячәк. Аларның берсе Югары Осланда «Свияжские холмы» курортында урнашкан, икенчесе – Кукмарадагы «Медная гора», өченчесе – Әлмәттәге «Ян» комплексы, дүртенчесе – Чаллы янәшәсендәге «Федотово» комплексы. Тагын бер яңа ял төре – һава шарларында очу. Шулай ук гаилә белән ял итү өчен глэмпинглар, спа-үзәкләр дә эшли. Алар барысы да югары класслы объектлар. Кызганыч, күпләр үзебездәге туристлык объектлары турында белми. Ялга еракка йөрергә кирәкми, – дип, ул Татарстан буйлап сәяхәт итәргә чакырды.
Болардан кала кунакларны Арчада, Кукмара, Чистай, Тәтеш, Саба, Кама Тамагы, Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадышта да көтәләр. Бу районнарда туристлар өчен кызыклы объектлар эшләп тора.

Бүген ачылган М12 трассасы ачылуны Иванов туризм тармагы өчен зур мөһим вакыйга дип билгеләп үтте. Юл уңаенда калган төбәкләрдән дә кунаклар күпләп киләчәк, диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading