16+

Сергей Лавров Рөстәм Миңнехановка «Халыкара хезмәттәшлеккә керткән өлеше өчен»тышкы эшләр министрлыгының күкрәк билгесен тапшырды

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты. Очрашу РФ Тышкы эшләр министрлыгы бинасында узды.

РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Рөстәм Миңнехановка ведомство бүләген – «халыкара хезмәттәшлеккә керткән өлеше өчен» тышкы эшләр министрлыгының күкрәк билгесен тапшырды. Бүләк ике яклы хезмәттәшлекне үстерү, рус телен һәм мәдәниятен популярлаштыру, ватандашларга ярдәм итү буенча проектларны гамәлгә ашыру һәм башка казанышлар өчен Россия Тышкы эшләр министрлыгы белән актив уртак эш өчен бирелә.

РФ Тышкы эшләр министры шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм шәхсән Рөстәм Миңнеханов илләр арасындагы элемтәләрне ныгыту өчен күп эш башкара, тулаем Россиянең тышкы сәяси активлыгына өлеш кертә. 
Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыру, Россиянең бер төбәге буларак Татарстан Республикасының халыкара партнерлар белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук ислам дөньясы илләре белән үзара файдалы мөнәсәбәтләрне ныгыту, «Россия – ислам дөньясы»стратегик караш төркеме линиясе буенча киләчәк хезмәттәшлек кысаларында бурычлар турында сүз барды.

ТР Президенты матбугат хезмәте
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading