16+

ТАССРның 100 еллыгы кичектерелмәде

Рөстәм Миңнеханов массакүләм чараларның гына кичектерелүен әйтте.

ТАССРның 100 еллыгы кичектерелмәде

Рөстәм Миңнеханов массакүләм чараларның гына кичектерелүен әйтте.

Планлаштырылган эшләр тормышка ашырылачак. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чараларны берәү дә кичектермәде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан 24” телеканалында биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

27 майда, ТАССР барлыкка килгән көнне, республика Дәүләт Советы утырышы уздырылачак. Июнь аенда исә Татарстан Хөкүмәтенең тантаналы утырышы үтә
- 100 еллыкка без бик күп объектлар әзерләдек. Башкаланы гына алсак та, Казанның Зур боҗрасыннан тиздән трамвай йөри башлаячак. Юдинода, Дәрвишләр бистәсендә һәм “Чулпан” мәдәният йортлары, Алафузов театры төзекләндерелде. Бу әле шәһәрдәге объектлар гына. Милли китапханә булачак, Чаллыда шундый объектлар бар. Аз-азлап урамнарга чыга, дистанция саклап булса да аралаша башладык. Билгеләнгән чараларның барысын да үткәрмибез. Төп чараларны без августта, Республика көне уңаеннан үткәрербез дип уйлыйм. Республиканың 100 еллыгын берәү дә кичектермәде. Без аны лаеклы каршы алачакбыз. Безнең өчен бу бик мөһим. Моннан 100 ел элек  хәзерге Татарстанның чикләре билгеләнгән. Аны булдыруда күпме кеше катнашкан. Һәр муниципалитетта, һәр шәһәрдә программа булдырылган. Массакүләм чаралар гына кичектерелә, башкалары барысы да уздырылачак, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Республика лидеры, яңа  коронавирус пандемиясе сәбәпле зыян күргән өлкәләргә ярдәм күрсәтү, табибларның һәм укытучыларның хезмәтен дә бәяләп узды.
- Коронавирус белән безгә әле озак яшисе. Әмма сакланырга, барыбыз да куркыныч астында булуны аңлау кирәк. Саклаганны Алла саклый! Иң мөһиме – хәзер икътисадны тотрыклы итү. Пандемиядән зыян күрмәгән өлкә юктыр ул. Бездә, Кытай тәҗрибәсен кулланып, эчке базарга ихтыяҗны арттыру кирәк, - дип белдерде Президент.

Сүз уңаеннан, бизнес вәкиллләренә ярдәм йөзеннән республика җитәкчелеге яңа документлар әзерли. Әлегә ярдәмнең нинди булачагын һәм кайчан, кемнәргә биреләчәген Президент яңгыратмады. Әмма икътисадны торгызу бурычы куелуын берничә кат искәртте.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Фото: http://tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading