16+

Татарстан ашамлыкларын «Яндекс лавка» га тутырыйк

СССР чорында колхозлар һәм совхозлар ашлык һәм сөт җитештерде, терлек асрады. Товар планлы рәвештә дәүләткә тапшырылды.

Татарстан ашамлыкларын «Яндекс лавка» га тутырыйк

СССР чорында колхозлар һәм совхозлар ашлык һәм сөт җитештерде, терлек асрады. Товар планлы рәвештә дәүләткә тапшырылды.

Базар мөнәсәбәтләренә күчкәч, бу тәртип асты-өскә килде.. Фермерларга гына түгел, шактый эре агропредприятиеләргә дә үзләре җитештергән продукцияне урнаштыру һәм сату проблемасы килеп туды. Эре сәүдә челтәрләренә үтеп керү кыен мәсьәлә булды. Хәзер хәл уңай якка үзгәрә бара.
 Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил-Татарстан Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев фермерларга яңа төр сәүдә челтәрләре белән эшли башларга тәкъдим итте.

— Азык-төлек өлкәсендә эшли торган фермерлар, сатучылар “Яндекс лавка”, “Самокат”, “Даркстор” форматында булдырылган кибетләр белән эшләргә тиеш. Мәсәлән, “Яндекс лавка”да сатыла торган ризыкларның өчтән бер өлеше Татарстанда җитештерелгән продукция,-диде ул.

ВкусВилл”да сөт һәм сөт ризыкларына, татар милли ашларының туңдырылган продуктларына, шулай ук кондитер, икмәк, көнчыгыш ризыкларына, макарон, үрдәк ите деликатесларына, камыр эшләнмәләренә һәм җимеш ризыкларына ихтыяҗ зур булганлыгын искәртте фермерларның омбудсмен-ярлыкаучысы Фәрит Габделганиев.

— Моннан 3-4 ел элек эре сәүдә челтәрләренә үтеп керә алмыйбыз, дигән зарланулар бар иде. Яңа төр сәүдә челтәрләрен актив файдаланырга, алар белән эшли башларга кирәк. Хәзер безгә 2-3 ел эчендә бу кибетләрне үзебезнең продукция белән тутыру зарур,-дип, җирле товар җитештерүчеләрне заманнан калышмаска чакырды Фәрит Габделганиев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading