16+

Татарстан капкалары дуслар өчен һәрвакыт ачык

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 23 сентябрьдә Министрлар Кабинетында узган брифингта бу атнада республикада көтелгән вакыйгалар белән таныштырды.

Татарстан капкалары дуслар өчен һәрвакыт ачык

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 23 сентябрьдә Министрлар Кабинетында узган брифингта бу атнада республикада көтелгән вакыйгалар белән таныштырды.

Алтай ерак, очкыч кирәк

Тау Алтае башлыгы Олег Хорохордин җитәкчелегендә делегация бүген Казанга килеп төшкән.
Ике төбәк арасындагы сәүдә әйләнеше узган ел 450 миллион сумны гына тәшкил итте. Кызганыч, бу бик аз сан. Алтайдан товар күпләп кайтартылмый. Җибәрелә һәм кайтартыла торган товарлар исемлеген киңәйтү зарур. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Тау Алтае башлыгы Олег Хорохордин автомобильләр, дарулар, медицина җиһазлары, техника өчен шиннар, кояш энергиясе һәм электр җиһазлары алмашу турында сөйләшәчәк. “КАМАЗ”, “ПОЗИС” һәм “Зәй шикәре” компанияләре хәзерге вакытта Алтай белән актив хезмәттәшлек алып бара, - диде Лилия Галимова.

— Алтай-татарларның борынгы җире. Татарстаннан туристлар күпләп Алтайга бара алыр иде. Коронавирус сәбәпле, чит илләргә бару катлауланды, ә Алтай үзебезнең илдә,-дип фикеремне әйттем.
— Алтай ерак, очкыч кирәк. Очрашуда туристлыкны үстерү турында да сөйләшү каралган, - дип җавап кайтарды Лилия Галимова.
 Казанда “Ак Барс” мәчеләрнең сирәк токымнары үзәге оештыру турындагы мәсьәлә дә көн тәртибенә куелган. Әлеге үзәкне оештыру буенча, ниһаять, эшләр урыныннан кузгалган.

Үзбәкстаннан киләләр

Бу атнада Үзбәкстаннан да делегация килүе көтелә. Лилия Галимова алхәбәр җиткергәнчә, Үзбәкстан вәкилләре Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында, Казан кооператив институтында, республиканың Хезмәт министрлыгында була. Татарстан Президенты белән очрашу үткәрелә. Үзбәкстан белән Татарстан арасында узган елдагы товар әйләнеше 95 миллион доллар күләмнәрендә булган, быелның беренче яртысында әлеге сан- 58 миллион доллар.
— Сәүдә әйләнеше кими төште, шунлыктан делегацияләр алмашуны, яңа инвесторлар эзләүне, Үзбәкстаннан товарлар кертүне активлаштыру зарур, - диде Лилия Галимова.

Татарстан Президенты белән очрашуда Үзбәкстан вәкилләре “КАМАЗ” продукциясен, транспорт вертолетларын, нефть-химия продукциясен, суыткычлар сатып алу турында сөйләшәчәк. Республика компанияләре Үзбәкстанда электр һәм гидроэнергетика корылмалары, Ташкентта метро төзелешендә катнаша ала.

Татарстанда 692 үзбәк Россия гражданы сыйфатында даими яши, 50 мең 475 үзбәк республикага килеп, төрле эшләрдә эшли.

Фото: http://tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading