16+

Татарстан Президенты Россия Кызыл Хач рәисе Павел Савчук белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Кызыл Хачы» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Павел Савчук белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Павел Савчукны Россия Кызыл Хачының 155 еллыгы белән котлады.

Ул ассызыклаганча, бүген оешма уникаль кешеләрне берләштерә,алар өчен иң төп тормыш юнәлеше – шәфкатьлелек һәм авыр минутларда ярдәм итү. «Сез һәрвакыт бәла-казалар һәм гадәттән тыш хәлләр зонасында беренче булып торасыз, ярдәмгә килергә әзерсез», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Яклар Татарстан Республикасы һәм Россия Кызыл Хачы арасында киләчәк хезмәттәшлек, уртак проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук гуманитар оешманың Татарстан бүлеген үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы хезмәт, хлыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, «Россия Кызыл Хач» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Зөлфия Сафина катнашты. 

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading