16+

Татарстан Президенты: " Россиядә коронавирус белән зарарланган кешеләр саны арта бара"

Татарстанлыларга элеккечә үк барлык саклык чараларын үтәргә кирәк. Бу хакта республика җитәкчесе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әйтте. 

Татарстан Президенты искә төшергәнчә, Россиядә коронавирус белән зарарланган кешеләр саны арта.  

– Көн саен Ковид авыруның 20ләп очрагы теркәлә. Республикада барлыгы 7130 кеше әлеге чирне йоктырды. Кызганыч, 74 кеше югалттык. Без авыруны  тоткарлап кала алдык. Үсеш темплары әлегә 0,3 процент, без Россиядә дә, округта да уңай урын алып торабыз. Әмма бу – тынычлану өчен сәбәп түгел. Бүген булган проблемалардан тыш, грипп белән авыручылар саны артуы да көтә. Вакцинация үткәрәбез, хәзер вакциналарның икенче траншын көтәбез. Бу эшне дәвам итәргә кирәк, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Ул шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен вазифаи затларны катгый җәза бирергә өндәде. «Роспотребнадзор тарафыннан билгеләнгән барлык чаралар да йомшартылырга тиеш түгел дип саныйбыз. Битлекләрне кисү, кулларны эшкәртү, гриппка каршы вакцинация ясау, аңлату эшләре алып бару мөһим», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading