16+

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рубин»ның баш тренерын бүләкләде

Слуцкий «Рубин»ны 2019 елның декабрендә җитәкли башлады.  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рубин»ның баш тренеры Леонид Слуцкийга дәүләт бүләген тапшырды.

Тантаналы чара Казан Кремлендә узды һәм Республика көненә багышланган иде. Бу турыда Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Слуцкий «Рубин»ны 2019 елның декабрендә җитәкләде. Казан клубы 2019-2020 еллар сезонын 10 урында тәмамлады.

Узган РПЛ чемпионатында «Рубин» 4 урынны алды, алты ел эчендә беренче тапкыр еврокубокларда уйнау хокукы алды. Леонид Слуцкийның Казан командасының баш тренеры сыйфатында еврокубокларда дебюты барып чыкмады. «Рубин» УЕФА Конференцияләр лигасының 3нче квалификация раундында ике матч суммасы буенча Польшаның «Ракув» клубына оттырды һәм турнирдан төшеп калды. 

Чыганак

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading