16+

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районына эш сәфәрендә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районына эш сәфәрендә. Ул районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды. Шулай ук Рөстәм Миңнехановның Чистай муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов "Агро-Л" терлекчелек комплексын карады. Эшчәнлекнең төп өлкәсе – сөт җитештерү һәм сату.

Комплекс 4 сыер абзарыннан, яшь бозауларны тоту өчен бүлмәләрдән, терлек азыгы цехыннан, тирес җыю җайланмасыннан, силос саклау өчен траншеялардан, су башнясыннан тора.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Чистай районы авыл хуҗалыгына ярдәм сыйфатында 61,2 млн. сум, федераль һәм республика бюджетларыннан акча алган иде. Төп акчалар сөт терлекчелегендә продуктлылыкны арттыруга, минераль ашламалар сатып алуга чыгымнарның бер өлешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм башкалар озата йөрде.

Фото: http://tatarstan.ru

Чыганак: https://president.tatarstan.ru/tat/
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading