16+

Татарстанда электрон элемтә өзелмәячәк

Республикада бүген 125 төрдәге хезмәт электрон рәвештә башкарыла, быелның ахырына электрон хезмәтләр күрсәткечен 253 берәмлеккә җиткерү ниятләнелә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин әнә шундый бурыч куйган. Россиядә 1 марттан үлем турында белешмә электрон сыйфатта бирелә башлый. Бу төр электрон хезмәт күрсәтү туу турында белешмә алу белән беррәттән кертелгән.

Татарстанда электрон элемтә өзелмәячәк

Республикада бүген 125 төрдәге хезмәт электрон рәвештә башкарыла, быелның ахырына электрон хезмәтләр күрсәткечен 253 берәмлеккә җиткерү ниятләнелә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин әнә шундый бурыч куйган. Россиядә 1 марттан үлем турында белешмә электрон сыйфатта бирелә башлый. Бу төр электрон хезмәт күрсәтү туу турында белешмә алу белән беррәттән кертелгән.

Хөкүмәт йортында дәүләт һәм муниципаль органнарның халыктан электрон рәвештә кергән мөрәҗәгатьләр белән эшчәнлеге темасына брифинг булды.

— Татарстанда хәзер 1 миллион 600 мең кеше цифрлы технологияләрне актив куллана. Узган ел дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы аша 29,1 миллиард сум түләүләр башкарылды,- диде республиканың дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин.

 Электрон хезмәтләр арта

Республикада бүген 125 төрдәге хезмәт электрон рәвештә башкарыла, быелның ахырына электрон хезмәтләр күрсәткечен 253 берәмлеккә җиткерү ниятләнелә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин әнә шундый бурыч куйган.

Россиядә 1 марттан үлем турында белешмә электрон сыйфатта бирелә башлый. Бу төр электрон хезмәт күрсәтү туу турында белешмә алу белән беррәттән кертелгән.

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская өстәп әйткәнчә, моңа кадәр андый белешмә алу өчен документлар күтәреп, оешмаларга барырга туры килгән.
— Үлем турында электрон белешмә алу бәйрәм һәм ял көннәрендә уңайлы булачак,- ди Сәрия Сабурская.

Татарстанда элемтә саклана

Кайбер чит илләрнең Россиягә карата санкцияләр кертүе сәбәпле, Татарстанда электрон элемтәдә тоткарлыклар һәм өзелүләр барлыкка килмәсме? “Шәһри Казан” газетасы исеменнән әлеге сорауны бирдем.
— Бу мәсьәлә җитди күзәтчелектә тотыла. Электрон база сакланышы тәэмин ителә, электрон базага үтеп керергә омтылыш очракларының әлегә теркәлгәне юк. Татарстанда цифрлы элемтә сакланачак,- дип җавап кайтарды Илья Начвин.

“Халык контроле” тик тормый

Республикада “Халык контроле” (“Народный контроль”) сервисына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында 2012 елда гамәлгә куелган иде.
 Узган ел әлеге электрон адреска халыктан 83 мең мөрәҗәгать кергән, шуларның 78 проценты инде чишелеш тапкан.
— Рөстәм Миңнеханов халык мөрәҗәгатьләренә игътибарлы булырга куша. Төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, юллар төзелеше, көнкүреш калдыкларын чыгару өлкәләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләр аеруча күп керә. Узган ел юллар төзү-төзекләндерү темасына 12 мең мөрәҗәгать булды, бу мәсьәлә республика күләмендә уңай хәл ителә бара,- диде Сәрия Сабурская.

 Татарча ялгыш язуларны фаш ит!

Татарстанда узган ел игълан такталарына дөрес итеп язылмаган татар атамаларын ачыклау буенча конкурс уздырылган иде. Анда йөзләрчә кеше катнашкан. Сәрия Сабурская хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 мартыннан 1 сентябрьгә кадәр шушы темага конкурс кабат үткәрелә. Миндә моңа бер мисал бар да инде. Балык Бистәсе районындагы Күки авылыннан башлангыч алган Чошы (Суша) елгасының татарчага тәрҗемәсе юл билгесендә “Коры елга” дип язып куелган. Елганың татарча борынгы атамасы-Чошы, ул бернинди дә Коры елга түгел, бу Суша сүзенең тәрҗемәсе генә. Юл билгеләренә дөресләп “Суша” һәм “Чошы” атамалары урнаштырылсын иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading