16+

 Татарстанда кыйммәтле машиналары өчен 100 мең сумга якын салым түләүчеләр дә бар

 Физик затлар 2021 ел өчен күчемсез милек һәм транспорт салымнарын быелның 1 декабренә кадәр түләп бетерергә тиеш.  Хөкүмәт йортында узган брифингта бу турыда Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе идарәчесе Марат Сафиуллин искәртте.

 Татарстанда кыйммәтле машиналары өчен 100 мең сумга якын салым түләүчеләр дә бар

 Физик затлар 2021 ел өчен күчемсез милек һәм транспорт салымнарын быелның 1 декабренә кадәр түләп бетерергә тиеш.  Хөкүмәт йортында узган брифингта бу турыда Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе идарәчесе Марат Сафиуллин искәртте.

— Салым түләүчеләргә 2 миллион 300 мең хәбәр җибәрелде, алардан гомум исәптә 8 миллиард 700 миллион сум салым түләү сорала. Салым хәбәрләренә, милек салымнары белән беррәттән, салым агентлары тарафыннан тотып калынмаган НДФЛ хисаплаулары суммасы да кертелде,-диде ул.

 Байларны акрынлап “чеметкәлиләр”

 Елына 5 миллион сумнан артык керем алган кешеләргә быелдан башлап, НДФЛ хисаплауларын да кертеп, 15 процентлы күтәренке ставкада салым билгеләнә. Татарстанда узган ел өчен 3,7 мең кешегә милек салымын 15 процентлы күтәренке ставкада түләргә туры киләчәк. Бу акчалата исәпләгәндә, 180 миллион сум, шуның 70 миллион сумы инде түләнелгән.

— Россия Федерациясе Дәүләт Думасында физик затларга кыйммәтле-затлы әйберләр өчен аерым салым түләве кертү турында закон кабул итәргә җыенганнар иде. Ул закон кабул ителдеме?-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән кызыксынып сорау бирдем.
— Әлегә андый закон юк. Ләкин, автомобиль бәясе 3 миллион сумнан артык булса, аларга өстәмә коэфициентта салым билгеләнә. Татарстанда физик затлардагы 7 мең автомобильнең һәркайсының бәяләре 3 миллион сумнан артык. 2022 елдан башлап 10 миллион сумнан артык бәяләрдәге автомобильләр өчен дә өстәмә коэфициентта салым салына башлый. Республикада автомобильләре өчен 100 мең сумга якын салым түләүчеләр дә бар,-дип җавап кайтарды Марат Сафиуллин.

 Башың эшләсә, аякка җиңел

 Физик затлар салымнар түләүне Россия Федераль салым хезмәте аша “Шәхси кабинет”та, “Налоги ФЛ” мобиль кушымтасында һәм “Уплата налогов и пошлин” сервисында түли ала. Сентябрь аенда 800 мең кешегә салым хәбәре электрон сыйфатта җибәрелгән, алар салымнарын электрон рәвештә түләгән. Калган кешеләргә салым хәбәре почта аша җибәрелгән. Әгәр кешенең салым түләве 100 сумнан да азрак булса, андыйларга салым хәбәре җибәрелми. Бурычыңны салым органнарыннан яки МФЦдан үзеңә белешергә яки Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталыннан эзләргә кирәк. Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталына милеккә билгеләнелгән салымнар мәгълүматы куелмый.

Марат Сафиуллин әйткәнчә, соңгы вакытларда “авансовый кошелек” популярлаша башлаган. Әйтик, кеше елның теләсә-кайсы вакытында салым органына билгеле бер суммада акчаны алдан ук күчереп куя. Әлеге “аванс” акчасы милек, НДФЛ салымнарына языла. 

 Мобилизацияләнгән кешеләргә ташламалар

— Татарстанда 1 миллионга якын кеше салым ташламаларыннан файдалана, шуларның 800 меңнән артыгы пенсионерлар һәм пенсия алды кешеләре. Салым ташламалары 1 миллиард 400 мең сумны тәшкил итә. Өлешчә мобилизациягә алынган кешеләргә дә ташламалар каралды, алар үзләре исемендәге транспорт чарасының берсенә 2021 ел өчен салым түләми. Милек салымнарын да мобилизациядән кайтып, 3 ай узганнан соң гына өлешләп түли башлый,-диде Марат Сафиуллин.
 “ФНС России” сайтында милеккә салым ташламалары исемлеге белән танышырга була. 

 Лаеш иркәләре

 Республикада физик затларга билгеләнгән салымнарны түләүгә Түбән Кама, Алексеевск, Чистай районнары халкы аеруча җаваплы карый икән. Әлеге муниципаль берәмлекләрдә күпчелек кеше узган ел өчен салымнарны түләгән инде. Лаеш районы халкы салымнар түләү күрсәткечендә иң артта.
— Лаеш районында яшәүчеләр бик иркәләнә башладылар,-диде бу уңайдан Марат Сафиуллин.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading