16+

Татарстанда урман мәйданнары артырга мөмкин

Татарстан Идел буе федераль округы һәм Россия Федерациясенең аз урманлы төбәкләре исемлегенә керә. Республиканың урманлы территориясе 17,5 процент тәшкил итә. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов урман мәйданнарын арттыру мәсьәләсен күтәрде.

Татарстанда урман мәйданнары артырга мөмкин

Татарстан Идел буе федераль округы һәм Россия Федерациясенең аз урманлы төбәкләре исемлегенә керә. Республиканың урманлы территориясе 17,5 процент тәшкил итә. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов урман мәйданнарын арттыру мәсьәләсен күтәрде.

Урманлы җирләре буенча Татарстан ИФО төбәкләре арасында унберенче урында. «Республикада 4,5 млн гектар авыл хуҗалыгы җирләре, 17,4 мең гектары урманнар. Хәтта бездән көньяктарак Ульяновск өлкәсендә дә 26,4 мең гектар урман», — диде Марат Әхмәтов Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында.

«Бездә урман массивларын үстерү өчен шартлар җитәрлекме? Нәрсә җитми? Утырту мәйданнары, үсентеләр, акча, техника җитмиме? Дистәләгән еллар урманнар аз дип зарланабыз. Елына, ким дигәндә, 500 гектар булса да артырга кирәктер», — дип белдерде парламент рәисе урынбасары.

Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров министрлык урманнарны торгызу эшен урман фонды кысаларында гына алып баруын әйтте. «Күпме кисәбез, шулкадәр утыртабыз, шуңа күрә мәйданнар артмый. Урман мәйданнары ничек 17,5 процент булса, шулай кала», — диде.

Аның сүзләренчә, урман массивларын үстерүнең бердәнбер юлы — Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча программа. Җирләрне бер категориядән икенчесенә күчерү кирәк.

«Ел саен 2,5 мең гектар үсентеләр утыртабыз, тик алар урман массивына керми. Бу авыл хуҗалыгы җирләре. Бүген якынча 147 мең гектар шундый урман массивы бар, алар без әйткән 17,5 процентка 2,1 процент күләмендә өстәмә булып тора. Без утырта торган җирләр федераль урман фондына керергә тиеш, аннары урманлы мәйданнар артачак», — диде Рәис Гомәров.

Ул, шулай ук, электриклар, нефтьчеләр урманнарны киссә, алар компенсация рәвешендә яңадан агач утыртуларын искәртте. Аның сүзләренчә, урман фондын аеруча саклана торган территорияләрдә агач утырту хисабына да үстереп булыр иде.

«Урман хуҗалыгы министрлыгы урман массивларын арттыруга әзерме? Нәрсә эшләргә моның өчен? Бәлки, программа кирәктер? Потенциал зур бит. Сарман, Чүпрәле территорияләре урмансыз диярлек», — дип сорады Марат Әхмәтов. «Сорау финанслауда. Урман хуҗалыгы министрлыгы мәйданнарны арттыруга әзер», — дип җавап бирде Рәис Гомәров.

Комитет рәисе урынбасары Таһир Һадиев Идел буйлап агач утырту турында сорашты. «Идел кырыенда агач үсмәсә, Иделне чистартып булмаячак бит», — диде.

«Моның буенча эш алып бардык. Министр Россия дәрәҗәсендә дә бу мәсьәләне күтәрде. Муниципаль районнар белән участоклар да карадык. 500 дән артык гектар җир дә барланган. Сорау шул финанслауда. Илкүләм проект буенча әлегә хәл ителмәде, ләкин утыртырга мөмкинлекләребез бар», — дип белдерде Рәис Гомәров. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading