16+

Татарстандагы күңелле һәм күңелсез яңалыклар

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы чаралар белән таныштырды, журналистлар сорауларына җавап бирде.

Татарстандагы күңелле һәм күңелсез яңалыклар

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы чаралар белән таныштырды, журналистлар сорауларына җавап бирде.

Лубян көллиятенә-100 ел

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 3 сентябрьдә Кукмарада Лубян урман техник көллиятенең 100 еллыгы юбилей тантанасында катнаша.

Бу - зур тарихлы уку йорты. Биредә урман хуҗалыгы белгечләре әзерләнә. Көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә 322 студент белем ала. Көллият үзенең эшчәнлеге дәверендә 9618 белгеч әзерләп чыгарган. Президент республиканың урман мәйданнарын цифрлаштыру эшләре белән танышачак. Хәзер урманнарны аэрофотога төшерү бара. Ул урман хуҗалыгын цифрлы форматта читтән торып күзәтергә мөмкинлек бирә, - диде Лилия Галимова.

Лубян көллияте республикага җитәрлек урманчылар әзерли.

Президент Балык Бистәсенә бара

Лилия Галимова әйткәнчә, 3 сентябрьдә Татарстан Президенты Балык Бистәсе районына да бара. Республика җитәкчесенә районда дәүләт программалары нигезендә башкарылган эшләрне күрсәтәчәкләр.

— Рөстәм Нургалиевич, гадәттәгечә, район һәм җирле үзидарәләр җитәкчеләре, фермерлар белән очраша. Урып-җыю эшләре нәтиҗәләре турында сүз барачак. Һава торышы уңай булмау сәбәпле, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлек алып барган фермерларга ярдәм мәсьәләсе турында да сөйләшү булачак. Президент шулай ук районның Биектау авылында республика программасы буенча төзелгән балалар бакчасын һәм күп функцияле үзәкне (МФЦ) карый. Әлеге МФЦ авыл халкына хезмәт күрсәтәчәк,- диде Лилия Галимова.

Казанда БДБ дәүләтләре Уеннары башлана

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 4 сентябрьдә Казанда Берләшкән Дәүләтләр Берлегенең беренче Уеннарын ача.

Тантана Универсиада авылындагы флаглар аллеясында 19.00 сәгатьтә була. Театраль тамашада Уеннарда катнашучы дәүләтләрнең мәдәни үзенчәлекләре, тарихы һәм традицияләре чагылдырыла. Халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге алга сөрелә.

БДБ илләре Уеннары 4-11 сентябрьләрдә уза, 23 яшькә кадәрге 1172 спортчы көч сынаша.

Әлмәт нефтьчеләрне җыя

Әлмәттә бу шимбәдә Нефтьчеләр көненә багышланган чаралар уза. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Әлмәткә бара. Анда “АгроНТИ” Бөтенроссия конкурсы да була. Президент тематик күргәзмәне карый. Лилия Галимова әйткәнчә, Рөстәм Нургалиевич “Безнең ишегалды” республика программасын гамәлгә ашыру барышын күз уңыннан ычкындырмый. Әлмәткә сәфәрендә дә Президент төзекләндерелгән ишегалдын карый, яңа төзелгән балалар бакчасында, Әлмәт дәүләт нефть институты тулай торагында була.

Татарстанда коронавирус астыртын төс ала башлаган

Лилия Галимова:”Татарстанда коронавируска бәйле хәлләр катлаулана бара”, - диде. Коронавирус йоктырган кешеләр элеккегеләргә караганда катырак авырыйлар икән.

—  Президентны халыкның коронавирустан вакцина ясатуы темасы нык борчый. Аңа һәр шимбәдә мәгълүмат җиткереп торыла. Коронавирустан авыручылар саны арта бара, кешеләр авыруны читен кичерә. Табиплар авыруга каршы көрәшә, ләкин, әлегә проблема хәл ителми. Вакцина кадату проблеманы чишүнең бердәнбер юлы. Вакцина кадаткан кеше авырган очракта да коронавирусны җиңелчәрәк кичерә. Авырлы хатыннарга җәмәгать урыннарында бик артык күп йөрмәскә тырышырга кирәк. Туганнарының вакцина ясатуы авырлы хатынны һәм туачак баланы саклау чарасы кебек булыр иде,- диде Лилия Галимова.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading