16+

 Татарстанлылар бай яшиме, әллә мәскәүлеләрме?

 Борынгы заманнарда хәбәрләр кешеләргә, илләргә атналар һәм айлар дәвамында гына килеп ирешкән. Бүген инде мәгълүмат ташкыны астында яшибез.  Күз күргәнгә, укып белгәнгә яки ишеткәнгә ышаныргамы, һич аңламассың.

 Татарстанлылар бай яшиме, әллә мәскәүлеләрме?

 Борынгы заманнарда хәбәрләр кешеләргә, илләргә атналар һәм айлар дәвамында гына килеп ирешкән. Бүген инде мәгълүмат ташкыны астында яшибез.  Күз күргәнгә, укып белгәнгә яки ишеткәнгә ышаныргамы, һич аңламассың.

Банклар комсызлыгы

Аналитика кредит рейтингы агентлыгы экспертлары бәяләвенчә, татарстанлыларның 86 процентының хезмәт хакы, хәзерге процент ставкалары шартларында, Казанда ике бүлмәле фатир ипотекасына түли алу мөмкинлегеннән түбән. Шулай ук, татарстанлыларның 66 процентының хезмәт хакы Казанда 1 бүлмәле фатир ипотекасына түләү башкарырга җитми. Краснодар краенда-61, Мәскәүдә-65, Санкт-Петербургта-67 һәм Кырымда халыкның 70 проценты 1 бүлмәле фатир ипотекасы кредитын түли алырлык хәлдә түгел. Үзәк Банкның ставкасы 17 процент чикләрендә бүген.

Россиядә 1 бүлмәле фатир өчен айлык ипотека түләве уртача 42 мең сумны, ә 2 бүлмәле фатир өчен уртача 56,9 мең сумны тәшкил итә.

 Агентлыклар ни сөйләмәс...

Татарстанлыларның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе Россия төбәкләре арасында ничәнче урында? Матбугат конференциясе вакытында шушы сорауны Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимовага бирдем.
— Агентлыкларның сораштыруларга нигезләнелгән рейтинглары чынбарлыкка бик үк туры килеп бетми. Саннарга уйлабрак карарга кирәк. Татарстан икътисади үсешнең күп юнәлешләрендә Россия төбәкләре арасында алгы сафларда,- дип җавап бирде Лилия Галимова.

 Алабыз, дип, уйлагыз

 Trud. com  сайты мәгълүматлары буенча, Казанда 2022 елда уртача хезмәт хакы 37 939 сумны тәшкил итә. Татарстанда уртача хезмәт хакы 2012 елда 23 300 сум булса, 2021 елда инде 43 308 сумга күтәрелгән. Татарстанда 2022 елның гыйнварына уртача хезмәт хакы 46 325 сум.
 Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда тармакларда уртача хезмәт хаклары түбәндәгечә:
 казылма байлыклар чыгару-67 123 сум,
 финанс һәм иминият-60 903 сум,
 фәнни һәм техник һөнәри эшчәнлек-60 061 сум,
 сәламәтлек саклау-42 406 сум,
 мәгариф-34 258 сум,
 авыл хуҗалыгы-30 992 сум.

Trud. com сайтында саннар башкачарак. Мәсәлән, уртача хезмәт хакы мәгариф һәм фәндә-25 173 сум, ә медицина һәм фармацевтикада -35 878 сум.
 
 Мәскәүнең “кесәсе” зуррак шул

 Россия башкаласындагы күрсәткечләргә күз салсак, 2022 елның 1 апреленә Мәскәүдә уртача хезмәт хакы 65 400 сум, бюджет өлкәсендәгеләрнеке-68 700 сум. Мәскәүдәге 250 кешедән күбрәк коллективлы эре предприятиеләрдә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 124 300 сум.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнең житэкчелэр гел зарплата Татарстанда югары, дип утыра, э зарплата югары булгач ник, пенсиялэр эз. Пенсия бит зарплата буенча билгелэнэдер бит.

    Мөһим

    loading