16+

 Татарстанның нефть-химиясе дөньяны җәлеп итә

 Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә хәбәр итте.

 Татарстанның нефть-химиясе дөньяны җәлеп итә

 Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Казанда 31 август-2 сентябрь көннәрендә “Казан-Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Татарстан нефтьгазхимия форумы-2022” уза.

 - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә әлеге чарада. “Газпром” җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары Олег Аксютин, Россиянең нефтьгаз сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль, “Казылма чыганаклар запасы буенча дәүләт комиссиясе” учреждениесе генераль директоры Игорь Шпуров, Кыргызстан Республикасының элекке Президенты Әскар Акаев киләчәк. Форумда Татарстанның нефтьгазхимия тармагы гына түгел, барлык эре предприятиеләре була. Россия төбәкләре, Үзәк Азия республикалары, Кытай, Иран, Төркия, Камерун, Бахрейн һәм башка илләр форумда катнашачакларын белдерде. Чара кысаларында килешүләр кабул ителәчәк, халыкара конференцияләрдә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралачак, - диде Олег Коробченко.

Форум көннәрендә “Нефть, газ. Нефтьхимия”, “ Интерпластика Казан” һәм “TatOilExcpo-2022” халыкара күргәзмәләре эшләячәк.

— Республиканың нефтьхимия өлкәсенә кагылышлы институтлары студентларына форум  белән танышу мөмкинлеге тудырылачак. Гади казанлылар да килеп, теркәлү узып, күргәзмәләрне карый ала. Татарстандагы нефтьгазхимия форумы Россия төбәкләре арасында иң дәрәҗәлесе. Инде 2 меңнән артык кеше катнашачагы билгеле, гаризалар һаман керә,- диде “Казан-Экспо” генераль директоры урынбасары Игорь Астафьев.

— Күргәзмәләрдә нефть-химия продукциясен сату да буламы?- дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән кызыксынып сорау бирдем.

— Бу бик яхшы идея. Быелгы форумда инде оештыру вакыты калмады, ә киләсе елда күргәзмә-ярминкәне исәптә тоту кирәк,- дип җавап кайтарды министр Олег Коробченко.

Форум белән генә чикләнмичә, Олег Коробченко республикадан 65 кешелек делегациянең Иран Ислам Республикасына эшлекле сәфәр ясаганлыгы турында да сөйләп үтте.

— Иранда Татарстан делегациясе бик җылы кабул ителде, массакүләм мәгълүмат чаралары очрашуны зур вакыйга сыйфатында яктыртты. Иран нефть-химия, машина төзелешендә уңышларга ирешкән, алар Татарстан белән хезмәттәшлеккә әзер. Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ислам дәүләтләре белән эшләү вәкаләте йөкләде. Әлеге максаттан, эшләр алып барыла. Идел, Каспий буйлап йөрерлек судноларыбыз булса, Татарстанның Иран һәм Әзәрбайҗан белән сәүдә элемтәләре нык җанланыр иде,- дип, хыялланып та алды Олег Коробченко.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading