16+

Тавыш бирүдә күрмәүчеләр дә актив катнаша

Казанның Юлиус Фучик урамы, 147 адресы буенча урнашкан сайлау участогында гаҗәп күренешкә тап булдык.

Тавыш бирүдә күрмәүчеләр дә актив катнаша

Казанның Юлиус Фучик урамы, 147 адресы буенча урнашкан сайлау участогында гаҗәп күренешкә тап булдык.

Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау өч көн бара. Ләкин, 17 сентябрь иртәсеннән үк халык ташкыны күзәтелә. Безнең участокта 2 мең 239 сайлаучы исәпләнә, болай дәвам итсә, 19 сентябрьгә кадәр үк күпчелек кеше тавыш биреп чыгачак. Санитар таләпләр катгый үтәлә, һәр килгән сайлаучыга медицина битлеге, авторучка бирелә. Комиссия әгъзалары да санитар киемнәр белән тәэмин ителгән. Тавыш бирүне закон нигезендә алып барабыз. Сукыр кешеләр дә Брайль шрифты белән язылган текстлар буенча мөстәкыйль рәвештә үзе тавыш бирә,- диде 409 нчы участок сайлау комиссиясе рәисе Юлия Шагова.

Без әңгәмә корган вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов килеп керде. Тавыш биргәннән соңында аннан уй-фикерләрен сораштым.

— Татарстанның һәм Россиянең икътисади үсеше, халыкның тормыш-көнкүрешенең тагын да яхшыруы өчен тавыш бирдем. Татарстанның һәм Россиянең киләчәгенә битараф булу кирәкми. Илебез, республикабыз күләмендә уңай эшләрне күрәбез, ләбаса. Уңышларның кемнәр җитәкчелегендә башкарылганлыгын да беләбез,- диде Владимир Вавилов.

— Яңа хоспис төзелеше ни хәлдә?- дип, кызыксындым.

Казанның Бертуган Баталовлар урамында РКБ янәшәсендәге хоспис төзелешендә 200 миллион сумлык эшләр башкарылды инде. Хәзер территориягә юллар һәм инженерлык челтәрләре сузу белән мәш киләбез. Бу хоспис комплексында мәчет белән чиркәү дә була. Кеше сәламәтлеге медицинадан гына түгел, рухи тулылыктан да гыйбарәт бит, -диде Владимир Вавилов.

— ”Анжела Вавилова хәйрия фонды”на ярдәм итәләрме. Гомумән, хәйриячелек ни дәрәҗәдә?

— Оешмалар да һәм гади кешеләр дә ярдәм итә, моның өчен зур рәхмәт! Татарстанда хәйриячелек югары, бездәге тәҗрибәне Россия төбәкләреннән һәм, хәтта, чит илләрдән өйрәнергә киләләр. Хәйриячелек өлкәсендә Төркия, Франция белән хезмәттәшлек меморандумыбыз бар. Кеше гомере бик кыска, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итеп, милләтара һәм динара татулыкта яшәү матур,- диде “Анжела Вавилова хәйрия фонды” рәисе, депутат Владимир Вавилов.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading