16+

Төп ставка югары булган саен, инфляция шуның кадәр түбәнрәк

Россия Банкы төп ставканы кинәт кенә еллык 16 проценттан 18 процентка кадәр күтәрде.

Төп ставка югары булган саен, инфляция шуның кадәр түбәнрәк

Россия Банкы төп ставканы кинәт кенә еллык 16 проценттан 18 процентка кадәр күтәрде.

Әле алга таба да күтәрелү ихтималы юк түгел. “Югары ставканы озак вакыт – инфляцияне кайтару һәм ныгыту өчен күпме вакыт кирәк, шуның кадәр тотачакбыз. Кирәк дип табылса, өстәмә арттыруны да кире какмыйбыз” дип белдерде Россия Үзәк Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина. 

Төп ставканың күтәрелүе икътисадта һәм гади халык тормышында ничек чагылыш табачак? Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов белән без шул хакта сөйләштек. 

– Фәнис Сәярович, ни өчен Үзәк Банк төп ставканы күтәрде?
– Үзәк Банк өчен инфляциянең түбән булуы мөһим. Россия Банкының акча-кредит сәясәтенең максаты еллык инфляцияне 4 процент тирәсендә саклап калу. Быелның алты ае буенча ул 8 проценттан артыкны тәшкил итә. Банк инфляция факторлары артуны аңлый һәм шуның белән ставканы арттырырга мәҗбүр. Төп ставка югары булган саен, Үзәк Банк фикеренчә, инфляция шуның кадәр түбәнрәк. 

– Ул икътисадта ничек чагылыш табачак?
– Төп ставка югары булгач, кредит ставкалары да үсә. Шуның белән кредит алырга теләүче предприятиеләр һәм гражданнарның саны кимиячәк. Бу исә, үз чиратында, икътисадның үсеше акрынаюга китерәчәк. Шул ук ипотека ставкаларына да йогынты ясамый калмаячак. 

– Ә фатир бәяләренә?
– Илдә 80 процент торак ипотекага алына. Ипотека рәсмиләштерүчеләр азрак булган саен, сатып алу килешүләре дә кими. Һәм бу фатир бәяләренең төшүенә китерәчәк. Алдагы алты ай, бер елда фатир хаклары төшәр дип уйлыйм, бигрәк тә яңа төзелә торган йортларга. Ә күпмегә төшәчәген әйтү авыр. 

– Калган нәрсәләр дә кыйммәтләнәдер...
– Бәя үсү дәвам итәчәк. Әмма ел ахырына кадәр бик нык артмас. Үзәк Банк ай саен халыкның инфляция өметләре һәм куллану кәефләре турында сораштыру үткәрә. Июнь нәтиҗәләре буенча алдагы унике айга ул 12 процент тәшкил иткән.  Бу алдагы бер елга – 2024 елның июненнән 2025 июненә чаклы 12 процентка кадәр көтелә дигән сүз. Инфляция өметләре – ул Үзәк Банкның төп ставка буенча карар кабул иткәндә исәпкә алган мөһим факторларның берсе.

– Кертем процентлары артыр дип өметләнергә кирәкме?
– Инде хәзердән үк кайбер банклар еллык 21 процентка кадәр еллык табыш вәгъдә итә. Кулында ирекле акчасы булганнар өчен бу яхшы әлбәттә. Кредитка машина яки башка әйбер алырга теләүчеләр өчен исә отышлы түгел. Һәм мин аларга ашыкмаска киңәш итәм. Кайчан да булса ставкалар төшәчәк. Хәзергә кредит бурычына керми торырга кирәк.    

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading