16+

Владимир Путин: "Гади халык чит илләрдәге сарайларыннан мәхрүм калучыларны кызганмады”

Россия Президентының үз вазифасындагы 18нче юллама булды бу. Бераз борчылыбрак көттек без аны. Дөньядагы сәяси-икътисадый вазгыять шатланырлык түгел чөнки. Путин үзе дә чыгышының башында моңа басым ясап, “катлаулы чорда җиткерелә бу юллама. Һәрберебезнең җилкәсендә зур җаваплылык”, дип белдерде.

Владимир Путин: "Гади халык чит илләрдәге сарайларыннан мәхрүм калучыларны кызганмады”

Россия Президентының үз вазифасындагы 18нче юллама булды бу. Бераз борчылыбрак көттек без аны. Дөньядагы сәяси-икътисадый вазгыять шатланырлык түгел чөнки. Путин үзе дә чыгышының башында моңа басым ясап, “катлаулы чорда җиткерелә бу юллама. Һәрберебезнең җилкәсендә зур җаваплылык”, дип белдерде.

Әлбәттә, юлламада төп фикерләр Украинадагы хәлләргә барып тоташты. Путин белдергәнчә, Россия башта ук ситуацияне тыныч юл белән хәл итәргә омтылган, ләкин “безнең артта бөтенләй башка сценарий әзерләнгән”. Махсус хәрби операция башланганчы Көнбатыш илләре Киевка корал китерү турында сөйләшүләр алып барган, Россияне җимерергә хыялланган. “Көнбатыш илләре өчен намус, тәрбия төшенчәләре берни тормый, бөтен дөньяга төкереп яшәргә күнеккән инде ул”, ди бу нисбәттән Илбашы. Ул шулай ук Көнбатыш илләренең Украинага хәрби ярдәм күләмен 150 млрд доллар белән бәяләде. Барысы да комсызлыкка барып тоташа, ә анысының күләме триллион долларлар белән исәпләнә, ди Президент.

Шул ук вакытта, В.Путин чираттагы тапкыр Украина халкы белән сугышмавыбызны искәртте. Хәер, Көнбатыш илләренең акыллы халкы да, асылда, хуҗаларының корбаннарына әверелде, дигән фикердә Путин.

Юллама барышында Президент махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның әти-әниләренә, гаиләләренә, табибларга, ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтен җиткерде һәм хәрби хәрәкәтләр барган зонада һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алырга чакырды. “МХОдә һәлак булучыларның гаиләләренә ярдәм итү – безнең мөһим бурычыбыз”, диде Путин. Президент МХОдә катнашучыларның барысына да ярты елга бер тапкыр кимендә 14 көн дәвамында ял бирергә кирәк дип тәкъдим итте.

Көнбатыш илләре санкцияләр кертеп, башка чикләүләр ясап Россия икътисадын бөтенләй җимерергә, Россия халкын хәерчелеккә төшерергә тырышты, әмма барып чыкмады дигән фикердә Илбашы. Киресенчә, без әлеге шартларга җайлаштык, барлык өлкәләрдә дә үсешкә ирешә башладык, диде ул.

Алга таба Президент Россияне тагын да ныгытачак, ил икътисадын үстерәчәк тезисларга тукталды, әйтик, түләүсез газлаштыруны дәвам итү, Себер төбәген үстерү, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә алдагы 10 елда 4,5 трлн сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итү, Мәскәү – Казан тизйөрешле магистральне Екатеринбургка кадәр җиткереп, алга таба Монголия, Казахстан чикләренә килеп җитү һ.б. Путинның бер фикере бигрәк тә күңелгә кереп калды: “Үпкәләүләр, аңлашылмаучанлыклар, башка вак-төякләрне бетерергә кирәк. Барысы да эш өчен, барысы да нәтиҗә өчен!”. 

Путин Россия байларын Россия халкы белән булырга, илне үстерүгә инвестицияләр кертергә чакырды. “Заманында эре бизнес үзебездә яңа технологияләр, эш урыннары булдыру урынына акчасын яхталарга тотты. Һәм гади халык үз капиталыннан, яхталарыннан, чит илләрдәге сарайларыннан мәхрүм калучыларны кызганмады”, дип искәртте ул.

Мәктәптә һәм вузларда уку-укыту сыйфатын үстерергә чакырды Илбашы. Димәк, программаларга үзгәреш кертергә кирәк булачак. Ә инде югары уку йортларында традицион уку системасына (4-6 ел) әйләнеп кайтырга чакыруы залда утыручыларда көчле алкышлар белән каршы алынды. Биш ел эчендә 1 миллион эшче һөнәрче әзерләргә кирәк, диде Путин.

Акча белән бәйле хәбәрләрне дә көттек. Яңа елдан минималь хезмәт хакы күләмен 18,5% күтәрергә кирәк, диде Путин, ягъни 19242 сум ясарга.

Гомумән алганда, Владимир Путинның быелгы юлламасы патриотик рухта булды. Үз илеңне яратырга, үз илеңне сакларга, аның өчен көрәшергә, илнең икътисадын үстерергә чакыру – төп фикер шул иде. Хәер, башкача мөмкин дә түгел. Заманасы шундый.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading