16+

Владимир Путин: Кешеләр ничек әйтсә, шулай булачак

Президент алмашынган очракта, тотрыклылык тудыру кыен булачак, дигән фикер әйтүчеләр дә бар.

Владимир Путин: Кешеләр ничек әйтсә, шулай булачак

Президент алмашынган очракта, тотрыклылык тудыру кыен булачак, дигән фикер әйтүчеләр дә бар.

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт ил башлыгына гына таянырга түгел һәм җәмгыять белән бергә үсәргә тиеш, дип саный. Күрәсең, шуңа да ул вәкаләтләренең бер өлешен Федераль Җыенга, бер өлешен субъект җитәкчеләренә тапшырды. Өстәвенә Төп законга үзгәрешләр кертергә кирәк дигән ниятен дә яңгыратты.

- Илнең сәяси системасының берничә таяну ноктасы булдырырга кирәк, дәүләт башлыгына гына таянырга тиеш түгел. Ул җәмгыять белән, дәүләт белән бергә үсәргә тиеш. Шуңа да мин Конституциягә үзгәрешләр кертергә тәкъдим иттем дә. Тормыш үзгәрде һәм аңа реакция дә булырга тиеш, - ди Владимир Путин.

Аның фикеренчә, илнең сәяси системасы юнәлешендә әле эшлисе эшләр шактый. Чөнки барлык нормаларны да Төп законда күрсәтергә мөмкин түгел, әмма үзгәрешләр кертү мөһим. Шуңа да Бөтенроссия тавыш бирүләрен уздыру сорала да.
- Кешеләр ничек әйтсә, шулай булачак, - ди ул, дәүләтнең эчке һәм тышкы тәэсирләргә бирешмичә, аягында нык басып торырлык булырга тиешлегенә басым ясап.

Ил аягында нык басып торсын өчен аның җитәкчесе дә җебек булмавы мөһим икәне һәркемгә мәгълүм. Владимир Путинның бу өлкәдә 20 елдан артык тәҗрибәсе бар һәм ул киләсе срокка да үз кандидатурасын тәкъдим итүен дә кире какмый.

- Үзем өчен мин әле берни дә хәл итмәдем. Кандидатурамны тәкъдим итүне кире какмыйм, әгәр дә бу Конституциядә күрсәтелсә. Күз күрер, - диде Владимир Путин.

Федерация Советының конституцион хокук комитеты җитәкчесе Андрей Клишмас Россиянең хәзерге Президенты киләсе срокка да сайлануын илдәге сәяси системаны тотрыклы итәр өчен мөһим, дигән фикерен җиткерде.

- Система эшли башласын өчен халык, беренче чиратта, сәяси класс, чиновниклар, эре сәясәтчеләр, парламент вәкилләре, хакимияттәгеләр яңа эш урыны хакында уйларга түгел, ә үз эшләрен башкарырга тиеш, - ди ул. Ә Президент алмашынган очракта, тотрыклылык тудыру кыен булачак, дигән фикердә Федерация Советы вәкиле.

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: http://www.kremlin.ru

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading