16+

Йөткерәбез-төчкерәбез...әллә инде “коронавирус”?

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова 2 октябрьдә Хөкүмәт йортында узган матбугат конфференциясендә республикадагы мөһим вакыйгалар белән таныштырды.

Йөткерәбез-төчкерәбез...әллә инде “коронавирус”?

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова 2 октябрьдә Хөкүмәт йортында узган матбугат конфференциясендә республикадагы мөһим вакыйгалар белән таныштырды.

Ворлдскиллс

— Казан Кремлендә бүген Президент Рөстәм Миңнеханов VIIIнче илкүләм WorldSkills Rossia-2020 (Ворлдскиллс Россия-2020) чемпионатында катнашкан республикабыз командасы белән очраша. Дистанцион рәвештә оештырылган бәйгедә бездән 206 конкурсант 58 һөнәр төрендә үз осталыгын күрсәтте. Республика командасы “Россия төбәкләре кубогы” бәяләмәсендә беренчелеккә ирешеп, диплом һәм Iнче дәрәҗәдәге кубок яулады. Татарстанлылар 38-алтын, 25-көмеш һәм 39 бронза медальгә иреште. Президен җиңүчеләргә акчалата бүләкләр һәм дипломнар тапшыра, - диде Лилия Галимова.

“Химград”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2 октябрьдә “Химград” технополисының хәзерге эшчәнлеге белән дә таныша. Лилия Галимова сөйләгәнчә, биредә 32 резидент-компания теркәлгән. Алар көймәләр, медицина әйберләре, кием-салым, азык-төлек катнашмалары һәм башка төрле хуҗалык товарлары җитештерү белән шөгыльләнә. Узган ел монда ясалган товар бәясе 39 миллиард сумны тәшкил иткән, быелның 9 аенда әлеге күрсәткеч-34 миллиард сум.
Президент катнашында “Химград” тагын бер уку йорты һәм компания белән хезмәттәшлек килешүе кабул итә.

Миңнеханов укытучыларны котлый

5 октябрь-Укытучылар көне. Шушы уңайдан, Президент Рөстәм Миңнеханов укытучыларны Идел буе академиясендә узачак җыелышта һөнәри бәйрәмнәре белән котлый. Республика башлыгы шулай ук Казандагы “Адымнар” полилингваль мәктәбенә дә бара. Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлангычында төзелде әлеге белем учагы.

Чиләбе, рәхмәт сиңа!

Чиләбедә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Сынның авторы-скульптор Александр Лохтачев. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер да катнашты. “Бездә күп милләтле дус Көньяк Урал халкы, һәм без бу дуслыкны бик кадерлибез”,-дип әйтеп үтте үзенең чыгышында губернатор Алексей Текслер.
—Тукай һәйкәле Татарстан бүләгеме?-дип кызыксынып сорау бирдем.
Татарстан белән Чиләбенең уртак тырышлыгында, шулай ук ике яктан да хәйриячеләрнең ярдәмендә төзелде Тукай һәйкәле. Чиләбедә шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә дә һәйкәл куелган. Чиләбедә татарлар күп, - дип җавап кайтарды Лилия Галимова.

Әле кая барабыз?

Мәгълүм булганча, Мәскәү-Казан тиз йөрешле М-12 автотрассасы төзү ниятләнелә. Лилия Галимова журналистлар соравына җавабында сөйләгәнчә, автотрассаның 3 варианттагы юнәлеш маршруты (трассировка) әзерләнгән. М-12 автотрассасы янында АЗСлар, кафелар, сервислар да булачак. Трасса торак пунктларга кермичә узарга тиеш, ахыргы вариант әлегә тәгаенләнмәгән.

“Коронавирус - кодагый”, тагын килүеңме?!.

Республикада соңгы көннәрдә 28 кше коронавирус белән авырган.
1Коронавирус хәле контрольдә, медицина әзерлек чаралары күрелгән. Халык арасында сулыш органнары (ОРВИ) белән авыручылар күзәтелә, алар:”Коронавирус белән авырмыйммы икән?”-дип, шикләнеп, ашыгыч медицина ярдәме чакырталар. Татарстанда әлегеә кырыс чикләүләр кертү планлаштырылмый. Ләкин, җәмәгать урыннарында медицина битлегеннән йөрү һәм санитар кагыйдәләрне үтәү таләп ителә. Санитар чикләүләрнең кертелү-кертелмәве үзебезнең җаваплылыкка да бәйле. 65 яшьтән өлкәнрәкләрнең җәмәгатҗ урыннарында бик йөрмәве хәерле, - диде Лилия Галимова.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading