16+

Үзебезнең кәбестәне ашарбызмы, әллә Израильне көтеп ятарбызмы?

Булганның кадерен белмибез, югалткач – елыйбыз, дип, тормыш-көнкүрештә, гомумән, яшәештә бик сак булырга кирәклеген васыять итеп калдырган борынгылар. Кызганыч, без элекке буыннар ирешкән уңышлы эшләрне дәвам итә белмәүче, ниндидер бер хәтерсез халык, мәгәр. Күпме яхшы эш-гамәлләр хатирәләрдә генә калды.

Үзебезнең кәбестәне ашарбызмы, әллә Израильне көтеп ятарбызмы?

Булганның кадерен белмибез, югалткач – елыйбыз, дип, тормыш-көнкүрештә, гомумән, яшәештә бик сак булырга кирәклеген васыять итеп калдырган борынгылар. Кызганыч, без элекке буыннар ирешкән уңышлы эшләрне дәвам итә белмәүче, ниндидер бер хәтерсез халык, мәгәр. Күпме яхшы эш-гамәлләр хатирәләрдә генә калды.

Путин сүзе
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин шушы көннәрдә Хөкүмәт әгъзалары катнашындагы утырышта илдә азык-төлеккә сакчыл булырга чакырды.
 – Азык-төлеккә глобаль кытлык күзәтелгән 2022 елда, безгә чит илгә азык-төлек чыгаруга үлчәбрәк карарга кирәк булачак. Безгә карата дошманнарча сәясәт алып барган илләргә азык-төлек экспортын аеруча игътибар белән күзәтү зарур, – диде Владимир Путин.
 Президент әйткәнчә, Россия ил эчендә азык-төлеккә, дөнья базарындагыга караганда, түбәнрәк бәяләрне тәэмин итә ала.
 – Азык-төлек белән үз-үзен тәэмин итә алуы Россиянең өстенлекләреннән берсе. Россиялеләр мәнфәгатен яклауда моннан файдаланырга кирәк, – диде Владимир Путин.

Мисыр “бәрәңгесе”
Кибетләрдә чит ил товарлары сатылу матур күренеш. Халыкара сәүдә борынгыдан килә. Ләкин, Казандагы сәүдә челтәрләрендә Мисырдан, Израильдән кайтартылган яшелчәләр янында терәлепләр катам мин. Шаккаткыч хәл: ком чүлләре куенында көн күрүче илләр безне бәрәңге, кишер, редиска белән туендырсын инде. Болар экзотик җимешләр түгел, ләбаса. Аллаһы Тәгалә безгә уңдырышлы туфракта, елга-күлле табигать кочагында яшәүне насыйп иткән. Шушы шартларда үзебезгә кыш буена җитәрлек яшелчәләр үстерә алмавыбыз – адәм мәсхәрәсе. Казан кибетләрендә хәзер бәрәңгенең килограммы – 50 сум, суган – 59 сум, сарымсак – 79 сум, кишер – 80 сум, ә кәбестә – 130 сум. Мондый бәяләрне күргәч, авылдагы бакчада печәнлекне киметеп, кәбестә утыртмый булмас ахырысы, дип уйлап куйдым, билләһигазим. 

Чошы буе гел бакча
Балык Бистәсе районының Күки авылы кешесе Мусавыйр ага Сәлахиев үзенең көндәлек дәфтәрендә язып калдырганча, 1930 елларда колхозлар оештырылгач, яшелчәчелеккә дә зур әһәмият бирелгән. Чошы елгасы буйлап, Күки авылының көнбатыш тарафындагы Чәкәнәй өлешеннән башлап, Ташлык өлешенә кадәрге җирләрне яшелчә түтәлләре биләп торган. Чошы елгасы ярлары “гөлбакча” булган.

Элекке “Татарстан” колхозында 1960 еллардан кәбестә, кыяр һәм помидор Күки белән Ямаш авылы арасындагы Алдырбиш дигән болынлыкта гына үстерелде. Мирза Җаббаров җитәкләгән яшелчәчелек бригадасында Мәдинә Исхакова, Мәрфуга Әльмөхәммәтова, Ләйлә Мөхетдинова, Сания Надыршина эшләде. Бәдретдин Имамиев белән Нәбиулла Хәбибуллин каравылда торды. 
Яшелчә үсентеләре Уразай чишмәсе янындагы питомникта әзерләнде. Әтием Равил Бәдриев сөйләвенчә, 1940 елларда Чошы елгасы белән Сөяп елгасы кушылган урында буа булган. Әлеге буага су агымы хәрәкәтләндерә торган механизм (“шестизубка”) көйләнгән, шул механизмда ашлык-көлтә суктырганнар. Буадагы су кечкенә ерганаклар буйлап Алдырбиш болын-үзәнлегендәге яшелчә мәйданына да аккан. 

Татар авылларында 1960-1970 елларда да бакчаларда яшелчә бик үстермиләр иде әле, бөтен мәйданда – бәрәңге. Балачак дуслар – Рашат, Ибраһим, Илдар һәм мин кыяр өлгергәч, Алдырбишкә төштек. Рашатның туган җиңгәсе Сания апа һәм башка хатыннар безгә бригадирга “сиздермичә” генә кыяр ыргытты. Ул кыярларның хуш исе һәм тәме һаман тел очында саклана. Күрми-күргән ризык булганга шулай тәмле тоелгандыр инде. 

Үзәнлек тулы моңсулык
Авылларда бүген һәр гаилә бакчасында яшелчә үстерелә. Алдырбиш үзәнлегендәге яшелчәчелек кенә 1990 еллар башында ук бетте. Кәбестә, кыяр помидор үскән җирләр чирәмлеккә әверелде. Кәбестәләр салам эскертләре зурлыгында ике-өч урынга өелеп куела иде, әй. Ул кәбестәләр шикәрле-сусыл иде, карбызың бер якта торсын. Чошы белән Сөяп елгалары куенындагы Алдырбиш үзәнлеге яшелчәчелек өчен Ходай биргән урын инде. Мисыр һәм Израиль халкы төшләрендә дә күзаллый алмый андый “җәннәт почмагын”. Кызганыч, бездә ул ташландык хәлендә. Авылларда яшелчәчелек юкка чыгарылмаса, кәбестәне дә чит илдән кайтартуга каласы кешеләр идекме соң инде без?! Берничә яшелчәчелек агропредприятиесе генә республиканы тәэмин итә алмый. Авылларда яшелчәчелек бригадаларын кабат оештырасы иде.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading