16+

Хан баласы кайда тәрбияләнә?

Яшәгән, ди, булган ди, хан белән ханбикә. Уллары тугач та, алар сабыйларына балалар бакчасы эзли башлаганнар.

Хан баласы кайда тәрбияләнә?

Яшәгән, ди, булган ди, хан белән ханбикә. Уллары тугач та, алар сабыйларына балалар бакчасы эзли башлаганнар.

Төпле тәрбия дә бирсеннәр анда, рус теле, татар теле тигез дәрәҗәдә өйрәтелсен, тәмле ашатсыннар да, түләү бәясе дә кыйммәт булмасын. Дөнья буйлап эзли торгач, ниһаять, хан малаена шундый балалар бакчасы табылды. Ул Казанда урнашкан, имеш, «Салават күпере» дип атала. Әкияттәге бакчада без дә кунак булдык.

Ү зенең биш яшьлек туган көнен билгеләп узучы Совет районының 143 нче балалар бакчасы бәйрәмне әнә шулай әкияти формада сәхнәләштергән иде. Бакчага килеп керүгә үк чисталык, яшеллек күзгә бәрелә. Рус бакчасы булып саналса да, 143 нче бакча мөдире Елена Краснова татар теленә зур игътибар бирә. Дәресләрдә, махсус укыту методик комплексы буенча, балаларны татар теленә өйрәтәләр. Балалар бакчасына йөрүче 182 сабыйның 85е - татар. Барысы да: «Русча сөйләшәбез, татарча беләбез, инглизчәне өйрәнәбез», - диләр, горурланып. бакчада узган чаралар да еш кына ике телдә алып барыла. Балалар татар халык әкиятләрен дә сәхнәләштерә. Татар шагыйрьләре, редакция хезмәткәрләре белән очрашып торалар.

«Салават күпере» бакчасында Татар халык көн­күреше музее эшләп килә. Биредә балалар татар халкының тарихы, үткәне бе­лән таныша ала.
Балалар бакчасы ачылганга биш кенә ел узса да, башкалардан аерылып торган тәрбия бирү методикаларын булдырганнар. Интерактив заманча җиһазлар ярдәмендә, федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия бирүнең яңа алымнарын эзлиләр, камилләшәләр. Атна саен аерым темага сөйләшүләр, чаралар уза. Әйтик, мин килгән көнне «Салават күпере»ндә гаилә атналыгы бара иде. «Салават күпере» Санкт-Петербургтагы «Яшел флаг-­Эко мәктәп» халыкара программасы семинарларында теләп катнаша. КФУ галимнәре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Театраль эшчәнлеккә дә зур игътибар бирелә. Һәр бала - кечкенә артист. Юлда йөрү кагыйдәләрен дә алар әкият формасында сәхнәләштереп өйрәнә.

- Коллективыбызда 16 педагог эшли. Һәрберебез дә йөзем җимешләре кебек аерым иҗат проекты белән янып йөрибез, шул ук вакытта барыбыз да бер тәлгәштән, безне яңалыкка омтылу, үзенчәлекле булу, балаларны ярату берләштерә, - ди методист, өлкән тәрбияче Елена Янковская.

Фото: cs2.livemaster.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading