16+

Киләчәктә Фәйзуллин йөзүләренең урыны үзгәрүе ихтимал (ФОТОЛАР)

- Өем зур - ялан, - диде Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, чираттагы йөзүгә чакырганда. - Килегез, һәрберегез сыясыз!

Киләчәктә Фәйзуллин йөзүләренең урыны үзгәрүе ихтимал (ФОТОЛАР)

- Өем зур - ялан, - диде Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, чираттагы йөзүгә чакырганда. - Килегез, һәрберегез сыясыз!

Оештыручы әйткәнчә, әлеге йөзүләрнең 40 еллык тарихы бар. Ул узган гасырның 70нче еллары ахырында, туганнарын, дусларын елга буена гомер бәйрәменә чакырудан башлана. Табигать кочагында бергәләшеп күңел ачалар, су коеналар. Бу хәл икенче елны да кабатлана һәм традициягә әйләнә. Казансу елгасы эчендәге «Маркиз» уравында узган бәйрәмгә берчакны шагыйрь Сибгат Хәким белән язучы Гариф Ахунов та килеп эләгә. Ә бер елны Равил Фәйзуллин Компрессорлар заводы күпереннән Киров дамбасы кичүенә кадәр дүрт сәгать ярым суда була. Аның янәшәсеннән, ул-бу була калса дип, көймә бара. Бәхеткә, коткаручыларның кирәге чыкмый.
Тора-бара, Казансу пычрангач, елганың табигый ярлары тимер-бетон плитәләр белән ныгытылгач, йөзүләрнең урыны үзгәрә. Соңгы өч елда Казаннан 45 чакрым ераклыкта - Яшел Үзән районының Олы Чишмә авылы күле янында тукталыш ясала.

1 августта Фәйзуллин йөзүләрендә 60лап журналист, язучы, җәмәгать эшлеклесе катнашты. Монда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена Казахстанның Астана шәһәреннән килгән күренекле рәссам Камил Муллашев та күренде. елганың бер ярыннан икенчесенә кадәр йөзде кунак. «Фәйзуллин йөзүләре» дигән сүзләр язылган фуражкага һәм шагыйрьнең автографлы китабына лаек булды.

Аннары яр буенда учак ягылды. Алмаз Хәмзин гармунын сыздырып җибәргәч, күмәк җыр башланды.
Камил Муллашев иҗат әһелләренең әлеге ярышыннан, тамашасыннан бик канәгать калды. Милли көйләр күңеленә кагылгач, елап та алды, җырлап та җибәрде. Чит илдән килгән милләттәш, күл буенда дүрт сәгать булып, йөзүләрдән бик канәгать төстә, илһамланып кайтып китте.

Бу тирәдә дача йортлары күп салыну сәбәпле, киләчәктә Фәйзуллин йөзүләренең урыны үзгәрүе ихтимал. Фуражкадагы язуның да яңаруы мөмкин, чөнки 1943 елда туган шагыйрь «100 яшькәчә йөзик!» дигән сүзләргә өстенлек бирергә җыена.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading