16+

Кыйный, димәк, яратамы?

Россия Президенты Владимир Путин гаиләдә кыйнаулар очрагы беренче тапкыр теркәлгәндә, аны җинаять дип түгел, ә административ хокук бозуга кертеп карау турында законга кул куйды. Икенче һәм аннан соңгы очракларда ул җинаять дип танылачак. «Кыйнаулар» дип закон сәламәтлеккә зур зыян китермәгән физик авыртуны күздә тота.

Кыйный, димәк, яратамы?

Россия Президенты Владимир Путин гаиләдә кыйнаулар очрагы беренче тапкыр теркәлгәндә, аны җинаять дип түгел, ә административ хокук бозуга кертеп карау турында законга кул куйды. Икенче һәм аннан соңгы очракларда ул җинаять дип танылачак. «Кыйнаулар» дип закон сәламәтлеккә зур зыян китермәгән физик авыртуны күздә тота.

Сүз кара янган урыннар һәм тыр­налган яралар турында бара, сәламәтлеккә зыян килгән очраклар җинаять дип табылачак. Әлеге закон турында сезнең фикерегез нинди?

Наилә Бәширова, психолог:
- Миңа калса, бу закон һәр яктан уйлап эшләнгән. Гаеп атта да, тәртәдә дә бар, диләр. Ул, чынлап та, шулай. Хатын-кыз үзе үк ир-атны кул күтәрүгә этәрергә мөмкин. Гадәттә, хатыннар милициягә барып гариза яза да аннары бу адымына үкенә башлый. Өйдә бәхәс буш урыннан гына чыкмый, үзара аңлашу булмаса, психологларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Беренче кисәтүдә үк аңламаган ирне, кул күтәрүләрен дәвам итсә, җинаять җаваплылыгына тарту кирәк, әлбәттә. Югыйсә бу аның өчен гадәтигә әйләнеп китәргә мөмкин.

Нияз хәзрәт Сабиров, «Апанай» мәчете имам хатибы :
- Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): «Һәрбер кеше - хаталы. Һәм иң хәерле, мактаулы хаталанучылар - хаталарын танып, аңлап төзәтергә теләүчеләр», - дигән. Ир-ат ялгы­шырга да мөмкин, әмма хатасын башка кабатламаска тиеш. Икенче бер хәдисендә: «Мөэминнәр арасыннан иң камил иманлылары - күркәм холыклы булганнары, ә арагыздан иң хәерле булганнарыгыз - үз хатынына карата күркәм мөгамәләдә, яхшы мөнәсәбәттә булганыгыздыр». Әлеге хәдисләр - гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яхшырту, кул күтәрүләрне булдырмас өчен менә дигән вәгазь.

Айсылу Кәримова, укытучы:
- Күп кенә хатын-кызлар, ирләренә карата җинаять эше ачыла дигәч, куркып калалар. Аларны йә кызганалар яки балаларының киләчәгенә тәэсир итәр, диләр. Шуңа да гариза язарга ашыкмаячаклар. Шуның белән үзләрен куркыныч астына да куялар. Димәк, башта административ җаваплылыкка тарту дөресрәктер.



Фото: comode.kz

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading