16+

«Мәхәббәтне бары тик могҗиза яки яңа тун гына саклап калырга мөмкин»

Табигый акылдан коты алынган кешелек ясалма акыл уйлап табарга омтыла. * * * Ахмаклыкның файдасы тия икән, димәк, ул ахмаклык түгел. * * * Чиновникларның урынын алыштырудан ришвәт суммасы үзгәрми. * * * Койрык болгаганда, теш күрсәтмиләр. * * * Бәхет өчен көрәш күп очракта ялкаулык белән көрәшүгә кайтып кала....

Табигый акылдан коты алынган кешелек ясалма акыл уйлап табарга омтыла.
* * *
Ахмаклыкның файдасы тия икән, димәк, ул ахмаклык түгел.
* * *
Чиновникларның урынын алыштырудан ришвәт суммасы үзгәрми.
* * *
Койрык болгаганда, теш күрсәтмиләр.
* * *
Бәхет өчен көрәш күп очракта ялкаулык белән көрәшүгә кайтып кала.
* * *
Акчаны акыл белән тоту өчен, акчаң һәм акылың булу гына җитми.
* * *
Җилкәңдәге акыллы хатынның авырлыгын тоймыйсың.
* * *
Мин диетага утырдым, спорт белән шөгыльләнә башладым һәм 14 көн эчендә ике атнаны югалттым.
* * *
Үзләре үк җинаятьчелеккә каршы көрәшкән полиция үзе җинаять кылырга тиеш түгел дисезме? Нигә алай булсын ди әле?! Табиблар да авырый бит.
***
Аңлап булмый бу ир-атларны. Алар, калкавыч селкенгәнне көтеп, ике сәгать буе тын да алмыйча утырырга мөмкиннәр. Ә менә хатыннарының биш минут киенгәнен көтәргә нервылары җитми.
***
Йөргән кызым әйтүенчә, безнең мәхәббәтне бары тик могҗиза яки яңа тун гына саклап калыр­га мөмкин.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Фото: mirmehaufa.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading