16+

Туган тел ул – җанга бәлзәм төсле (ВИДЕО)

Бүген - Халыкара туган тел көне. Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче...

Бүген - Халыкара туган тел көне. Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.

1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.

Туган тел ул - йөрәккә бәлзәм төсле. Менә Казанның 2 гимназиясендә укучы балаларның туган телләрендә укып, матур итеп татарча сөйләшүләре дә җанга рәхәтлек бирә. Ничек "тәмле" дә, "татлы" да соң безнең татар теле!

Туган телдә һәрбер хисне
Җөмләгә төреп була.
Әйтергә теләгәнеңне
Әйтеп бетереп була.

Туган телдә тик бер хисне
Җөмләгә төреп булмый:
Аны ничек яратканны
Әйтеп бетереп булмый…

Нияз Акмал

ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading