16+

Апреленнән булмады, маеннан булса иде...

Күңелегезне төшермәгез – җылы көннәр киләчәк, ди синоптиклар

Апреленнән булмады, маеннан булса иде...

Күңелегезне төшермәгез – җылы көннәр киләчәк, ди синоптиклар



Ниһаять, урамда да яз хөкем сөрә башлады, дияргә була. Һич югы, кояш нурлары безне ешрак иркәли хәзер.

Авылларда кыр, бакча эшләре башланды. Кишер, сарымсак ише әйберләрне инде күпләр утыткандыр. Ә җылы ярата торган яшелчә-җиләк җимешне утыртыр алдыннан күпләр синоптиклар фаразларына колак сала.

Март чагыштырмача җылы булса да, апрель безне бик үк сөендермәде. Әле суытып җибәрә, алай да булмый, кар очып ала.  

Синоптиклар фаразлавынча, мондый салкынча һава әле алдагы атналарда да сакланачак. Алай гына да түгел, температура нормадан 4 градуска түбәнрәк булыр дип көтелә.

Бу, беренче чиратта, Россиянең Европа өлешендә антциклон белән бәйле. Мондый һава торышы алдагы 4-5 көн дәвамында сакланачак, ә ялларда бераз җылытачак.


Бездә суык булса да, илебезнең Азия өлешендә инде апрель азагында ук чып-чын җәй килергә исәпли.


Мисал өчен Себер якларында һава температурасы 28 градуска кадәр җылыначак дип фаразлый синоптиклар. Бигрәк тә Алтай, Красноярск, Омск, Новосибирск, Кемеровода бу атна җылы булачак.
Әмма күңелегезне төшермәгез! Россия Гидрометеорология үзәгенең лаборатория мөдире Людмила Паршина сүзләренчә, май аенда безнең якларда да җылытыр дип көтелә. Татарстан Республикасында, Түбән Новгород өлкәсендә һәм Үзәк федераль округ төбәкләрендә температура климатик нормадан югарырак булачак. Мисал өчен, синоптиклар фаразлавынча, Идел буе төбәгендә һава температурасы төнлә +10 тирәсе, көндез +20 градус тәшкил итәчәк.

Апрель, май  айларына халык сынамышлары

21 апрельдә көн кояшлы икән, җәй җылы килер. Көн бозылып торса, икмәк уңмас.
25 апрельдә төш вакытында болытлар куерса, ике көн тоташ яңгыр явар.
26 апрель – бакалар тавыш бирсә, солы чәчәләр.
27 апрельдә катлам-катлам болытлар җәелсә, атна-ун көн эчендә явым-төшем булмас.
28 апрельдә җил көньяктан иссә - яңгырга.
29 апрель көнне салават күпере чыкса, һава торышы бозылыр.
Май суык булса - икмәк уңа.
Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә.
Майда боз яуса, җәен дә явачак.

 

Лилия ЛОКМАНОВА
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading