Шәһри Казан

Әтәч елын каршылаганда һәркемгә кызыл күлмәк кию ярамый...

Яңа ел төнен һәркемнең үзенчәлекле итеп үткәрәсе килә. Бәйрәм табынына нәрсә әзерләргә? Яңа ел төнендә һәм, гомумән, ел буена ничек киенергә? Сорауларга җавапларны белгечләр белән бергәләп эзләдек.


Надежда Әюпова, дизайнер, халыкара класслы модельер: «Кызыл күлмәк бөтен кешегә килешми»

- Киләсе ел Кызыл Әтәч елы булганга, аны кызыл күлмәктән каршы алырга кирәк, диләр. Ләкин кызыл күлмәк кияр өчен буй-сын сылу булырга тиеш. Кызылның бөтен төсмерләре дә һәркемгә килешми, шуңа да үз төсеңне табарга кирәк. Әтәч елын ялтырап торган күлмәктән дә каршы алып була. Иң башлары ачык, кыска коктейль күлмәк булсын ул. Ялтырап торган күлмәкне тән төсендәге оек белән кимиләр, яланаякка кисәң яхшырак. Тыгыз материалдан булган караңгы төстәге оек кисәгез дә була. Фигурасы идеаль булмаган хатын-кызлар «оверсайз» стилендә (берничә размерга зуррак кебек торган кием) киенә ала. Күлмәк өстеннән кардиган киеп тә фигураның кимчелекләрен яшереп була. Кызыл һәм ялтыравыклы күлмәк кигән очракта, бизәнгеч әйберләре минимум булырга тиеш. Бер нәрсәгә генә басым ясарга кирәк. Мәсәлән, хәзер бөтен бармакларга йөзек тагу популяр. Кызыклы беләзек кияргә, алка тагарга була. Хәзер муенсалар актуаль түгел инде. Иңбашлар, куллар ачык булырга тиеш.

2017 ел трендларына килгәндә, көндәлек кием иң мөһиме ирекле һәм җылы булырга тиеш. Хәзер пастель, нюд төсләре актуаль. Күп хатын-кыз, битне агарта дип, андый төсләрдән курка. Моны булдырмас өчен тигез, матур тән төсе, урынлы бизәнү кирәк. Кызлар кыш көне джинс чалбарларын ерак киштәгә яшереп куйсыннар иде, ул җәйге чалбар. Бөтен кешедә булган балон курткалар да модадан чыкты, аеруча билне пута белән бәйләп куя торганнары. Пәлтә дә буш, билсез булырга тиеш. Аның эченнән матур гына «прованс» стилендәге чәчәкле күлмәк килешле булачак. Шулай ук «гранж» стилендә свитер, тәнгә сыланып тормаган җылы чалбар да модада бу кышны. Очлы башлы үкчәле аяк киемен онытыгыз. Аяк киеменең асты трактор көпчәге кебек зур бизәкле булырга тиеш. Тукымадан - кәшемирны сайлагыз. Иң мөһиме - үзеңне ничек тотасың, шулай киенергә. Киемне кия белергә дә кирәк бит әле.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: