16+

Быелгы «Нәүрүз» казах мәдәниятенә багышлана

1-5 июньгә кадәр Казанда үтәчәк «Нәүрүз» фестиваленә быел төрле республикалардан һәм чит илләрдән 367 кеше киләчәк. Анда барысы 17 спектакль күрсәтелә. Оештыручылары - Татарстан һәм Россия Мәдәният министрлыклары һәм Теа­тр эшлеклеләре берлеге. - Театрлар фестивальгә килгәндә, юлга үз хисапларыннан түли. Быелгы бюджет 6 миллион сумны тәшкил итә. Спектакльләр Татар дәүләт...

1-5 июньгә кадәр Казанда үтәчәк «Нәүрүз» фестиваленә быел төрле республикалардан һәм чит илләрдән 367 кеше киләчәк. Анда барысы 17 спектакль күрсәтелә.
Оештыручылары - Татарстан һәм Россия Мәдәният министрлыклары һәм Теа­тр эшлеклеләре берлеге.
- Театрлар фестивальгә килгәндә, юлга үз хисапларыннан түли. Быелгы бюджет 6 миллион сумны тәшкил итә. Спектакльләр Татар дәүләт академия театрында, Тинчурин исемендәге, Качалов һәм Яшь тамашачы театрларында күрсәтеләчәк. Фестивальгә билетлар интернет аша да сатыла. Бәяләре 100 сумнан башлап 500 сумга кадәр, - диде фестивальнең директоры Илфир Якупов.
Узган елгы форум йолаларга багышланган иде. Быел милли театрлар шуның нигезендә яңа спектакльләр әзерләгәннәр. Быелгы фестивальнең Казахстанга багышлануы очраклы түгел, алар һәр фестивальдә актив катнашып килә. Аларның «Туран» дигән танылган ансамбльләре дә киләчәк. Соңгы көнне узачак фәнни-практик конференция дә кызык­лы булырга тиеш. Камал театры «Хуҗа Насретдин» белән «Ричард III»не, Чаллы театры «Ике хуҗаның хезмәтчесе»н, әлмәтлеләр «Язылмаган язмыш­лар» спектакльләрен тәкъдим итәчәк.
Спектакльләрне карарга театрның әдәби бүлек мөдире тәнкыйтьче Нияз Игъламов Казахстанга да барып кайткан. Ул анда казах театрларының күп булуы белән бергә немец, уйгур һәм башка халык­ларныкылар да булуына сок­лануын яшермәде. Быел беренче мәртәбә үзбәк театрының катнашуын да әйтте.
Фото: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading