Шәһри Казан

Фәнис Җиһанша: Берьюлы берничә китап укырга яратам

"Сез нинди китап укыйсыз?" сәхифәсендә - Камал театры артисты Фәнис Җиһанша: - Хәзерге вакытта Әмирхан Еникинең биш томлыгын укыйм. Ул минем иң яратып укыган авторым. Берьюлы берничә китап укырга яратканлыктан, Фатих Сибагатуллинның «Татары и евреи» дип аталган фәнни-публицистик китабын да укый башладым. Татарлар белән болгарларның килеп чыгышы турында кызыклы итеп...

"Сез нинди китап укыйсыз?" сәхифәсендә - Камал театры артисты Фәнис Җиһанша:
- Хәзерге вакытта Әмирхан Еникинең биш томлыгын укыйм. Ул минем иң яратып укыган авторым. Берьюлы берничә китап укырга яратканлыктан, Фатих Сибагатуллинның «Татары и евреи» дип аталган фәнни-публицистик китабын да укый башладым. Татарлар белән болгарларның килеп чыгышы турында кызыклы итеп язылган. Мә, укы әле дип, Фәрит Бикчәнтәев Карен Армстронгның «Мухаммад. История Пророка» китабын биргән иде. Карен Армстронг иң яхшы дин белгече санала. Китабында ул Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормыш юлын бәян итә.
Шагыйрьләрдән Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташны яратып укыйм.
Иң истә калган китапларым дип Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур»ы белән Николай Островскийның «Как закалялась сталь» китапларын әйтер идем. Мәктәп чорында иң беренче укыган романнарым алар минем.
Китапларны авторына, жанрына бүлеп укымыйм. Минем өчен иң мөһиме - аның хикмәте булсын.
Социаль челтәрләрдә марафонны #kitap #uki #uqu #китап #укы хештегы белән дәвам итәргә мөмкин.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: