16+

Габдулла Кариев театрындагылар рәхәтләнеп «артист»ландылар

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сезонны шаулап-гөрләп премьера белән ябып куйды.

Габдулла Кариев  театрындагылар рәхәтләнеп «артист»ландылар

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сезонны шаулап-гөрләп премьера белән ябып куйды.


Быел Тукайның гына түгел, татар театрының атасы Габдулла Кариевның да тууына - 130 ел. Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры аның исемен йөрткәч, коллектив бу олуг юбилейга җитди әзерләнгән, Габдулла Кариевның «Артист» комедиясенә нигезләнеп, Ркаил Зәйдулла иҗат иткән шул ук исемдәге моңсу комедияне сәхнәгә менгергән.

«Дөнья - сәхнә, без һәммәбез дә артистлар» дигән гыйбарә спектакль барышында берничә тапкыр яңгыраса да, тамашачы каршында сәхнәгә чыгып уйнау җиңел эш түгел. Ә инде тарихта билгеле, әдәби-мәдәни мирасыбызда тирән эз калдырган шәхесләрне уйнау аеруча зур җаваплылык йөкли. Ләкин театр җитәкчелеге үз артистларының талантына, көченә ышанып, Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Кәрим Тинчурин кебек шәхесләрнең образларын сәхнәгә менгерергә җөрьәт иткән. Премьерага килгән тамашачыны артистлар уены гына түгел, бу билгеле шәхесләрнең авырлыклар алдында югалып калмавы да сокландырды. Спектакльдә барган вакыйгалар белән бүгенге көн арасында гасырдан артык вакыт ятса да, артистларның ышандырырлык итеп уйнавы тамашачыны Печән базары, тәтәйләр рәте булган шул чорга кайтара алды.

Спектакльдә төп рольне - Габдулла Кариевны уйнаучы Татарстанның атказанган артисты Илназ Низамиев үзенә нинди зур ышаныч баглауларын яхшы аңлап тотынган бу образга.
- Режиссерыбыз Ринат Әюпов мине шул рольдә күргән икән, килештем, - ди ул. Аңардан еш кына уйнаган образың белән холыкларыгыз туры киләме дип сорыйлар икән. Моңа аның үз җавабы:
- Иң мөһиме - уйныйсы ролеңне тирәннән уйлап, шул образда яшәү, тырышу, эзләнү, бар нечкәлекләре белән тамашачыга җиткерә алу. Без Кариевны иҗат процессын оста кызыклы оештыручы, труппада туган конфликтларны акыллы хәл итә белүче, спектакльдә артистлардан реалистик кичерешләр таләп итүче режиссер буларак ачарга тырыштык, - ди ул.

Тырышулары бушка китмәгән. Коллектив әлеге спектакль белән Кариевның туган авылы Нурлат районы Күлбай-Мораса тамашачысы алдында имтихан тотып кайткан инде. Шәхеснең туган җирендә булу тагын да рухландырган үзләрен. Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская ролен башкаручы Алсинә Закирова да үз героинясының каршылыклы образын ышандырырлык итеп тамашачы күңеленә җиткерә алды. Кечкенәме-зурмы - һәркем үз ролен җиренә җиткереп уйнарга тырышты ул көнне.

Ә инде яңа сезонын театр яңа бинада башлап җибәрергә хыяллана. Югыйсә моңа кадәр «Әкият» курчак театрында өйдәш булып кына көн иттеләр.
«Артист»ка килгәндә, аның үз тамашачысы булыр дип ышанасы килә. Мактау сүзләрен дә, тәнкыйтен дә шактый ишетергә туры килер әле аңа, чөнки битараф калдыра торган спектакль түгел ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading