- Узган сезонда «Соңгы риваять»тә Сөембикәне уйнаган идем, бу сезонда рольләрем булмады, - диде Тинчурин театры артисты, - Ял көннәрен бакчада уздырабыз. Югары Ослан ягында җир алып, өй салган идек. Бу атнада да бакчада идек. Помидорларны күчереп утырттык, кыяр чәчтек. Җиләкләребез дә чәчәк атып утыра, сандугачлар сайрый, бөтен җир яшеллектә,...
- Узган сезонда «Соңгы риваять»тә Сөембикәне уйнаган идем, бу сезонда рольләрем булмады, - диде Тинчурин театры артисты, - Ял көннәрен бакчада уздырабыз. Югары Ослан ягында җир алып, өй салган идек. Бу атнада да бакчада идек. Помидорларны күчереп утырттык, кыяр чәчтек. Җиләкләребез дә чәчәк атып утыра, сандугачлар сайрый, бөтен җир яшеллектә, искиткеч инде менә. Кызыбыз Ясмин быел беренче сыйныфка укырга барачак. Менә мәш килеп балалар бакчасындагы чыгарылыш кичәсенә әзерләнәбез. Әтисе Мәскәүдән матур күлмәк алып кайтты. Кызыбыз бик хисле, саубуллашу турында җыр җырлаганда да күзләренә яшь килә. Уку, язу белән генә дуслыгы юк әлегә. Укырга кергәч нишләп бетәрбез дип борчылам.
«Ышанасы килә» дигән фильм зәңгәр экраннарга чыккач, күпләр таный. Хәтта балалар да: «Без әни белән ул фильмны карадык», - дип килеп әйтәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар