16+

“Хуҗа Насретдин” яңадан сәхнәгә кайта

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 6,7,8 һәм 27 февраль көннәрендә Нәкый Исәнбәт һәм Сүрия язучысы Саадам Ваннус әсәрләре буенча эшләнгән "Хуҗа Насретдин" спектакле күрсәтелә.

“Хуҗа Насретдин” яңадан сәхнәгә кайта

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 6,7,8 һәм 27 февраль көннәрендә Нәкый Исәнбәт һәм Сүрия язучысы Саадам Ваннус әсәрләре буенча эшләнгән "Хуҗа Насретдин" спектакле күрсәтелә.

Әлеге әсәрне Нәкый Исәнбәт Ватан сугышы алдыннан иҗат иткән. Театр сәхнәсендә ул 1940 елда беренче мәртәбә куела. Ул чакта Хуҗа ролен СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлилов уйный. Бер елдан соң аны Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры белән берлектә сәхнәләштерәләр.

1957 нче елгы куелышта да Хуҗаны уйнау Хәлил Әбҗәлиловка насыйп була. 1990 елда Марсель Сәлимҗанов куйган "Хуҗа Насретдин" тамашачы күңеленә кереп калды. Ул чакта күренекле артист Равил Шәрәфиевнең залдан ишәккә атланып килеп чыгуын күпләр хәтерлидер. Ул вакытта Хуҗа Насретдин татар кешесе булып кереп калды. Әлеге акыл иясен Иран, Сүрия,Төркия, Үзбәкстан халкы үзенеке дип саный. Бу юлы төп мәгънә - Хуҗаның авторитар режимны кабул итмәвендә, аның гражданлык ирегенең тыелуында. Аны сәхнәгә Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгатъ эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев куя. Хуҗа Насретдинны Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша башкара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading