16+

Исламия Мәхмүтова: «Тинчурин артистларыннан читтә булу – ирдән аерылу белән бер»

Тинчурин театрына баргач, Исламия апа белән күрешеп, хәл-әхвәл сорашып алдык. Ул һәрвакыттагыча ачык, ягымлы, бөтен кешене туганыдай якын күреп сөйләшә...

Исламия Мәхмүтова:  «Тинчурин артистларыннан читтә булу – ирдән аерылу белән бер»

Тинчурин театрына баргач, Исламия апа белән күрешеп, хәл-әхвәл сорашып алдык. Ул һәрвакыттагыча ачык, ягымлы, бөтен кешене туганыдай якын күреп сөйләшә...

- Исламия апа, театрда рольләрегез бармы әле?

- Аллага шөкер, «Мә­хәб­бәт чишмә»сендә, «Гай­фи бабай, өйлән давай», «Алтын көз» спектакльләрендә рольләрем бар. Аларның сүзләре ятланган инде. Алай да хәзер олыгайгач, сәхнәгә чыгар алдыннан бер кат күз төшереп алам. Менә әле күптән түгел Буа якларында йөреп кайттык. Тамашачы бик җылы, яратып кабул итте. Гомумән, минем ул яктан бәхетем булды. Гомер буе яраттылар, зурладылар. Бер белемсез артистны шулай олылап, кадерләп торгач, мин бәхетле язмышлы артист инде.

- Артистлык белән бәйле балачак хатирәләре калганмы күңелегездә?

- Кечкенәдән әрсез, оста булдым. Шуңа микән, миңа гел: «Артист булыр бу», - диләр иде. Ул вакытта артистның кем икәнен белми идем әле. Шулай да авылыбыздан чыккан артист бар - Галия апа Булатова. Ул безгә әти ягыннан бераз туган да. «Артистлык җене» кечкенәдән кагылган инде миңа. 10 нчы сыйныфны тәмамлаганчы, авылга килгән театр артистларын, Әлфия Авзалова, Рәшит Ваһапов­ларны күреп белә идем. Бер вакыйга истә калган. Артистлар килгән диләр. Бөтен авыл шунда чапканда, минем дә барасы килә. Әмма акча юк. И-и елыйм, и-и елыйм. Әни мине башта тиргәде, кыйнап ташлады. Аннары күршеләрдән акча алып чыгып бирде. Инде караңгы төшкән. Акча табылу шатлыгын курку алыштыра. Әмма тирә-ягыма карый-карый чабам. Артистлар безнең авылга түгел, Түбән Әлкигә - Әсхәт Хисмәтов авылына килгән. Мин килеп кергәндә, сәхнәдә Рәшит Ваһапов җырлый иде.

Мин һәр артист янына барып, сөйләшә алмасам, төймәсен булса да тотып карый торган бала булдым. Сәхнә сихри дөнья булып сеңеп калган күңелгә. Менә хәзер бит сәхнә бизәлеше бик матур, аллы-гөлле. Ул вакытта бернәрсә юк инде, ничек шулай матур булып күренгәндер ул миңа? 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, бер ел пионервожатый булып эшләдем. Декретка киткән укытучылар урынына биология, җыр дәресләре укыттым. Сыйныф җитәкчесе дә булдым. Әле хәзер дә мин укыткан балалар сагынып киләләр.

- Кайберәүләр бер һөнәргә укып та икенче өлкәдә эшли башлый. Ә сез укымыйча гына ничек артист була алдыгыз соң?
- 1963 елда Талия исемле дус кызым белән Казанны карап йөрибез. Хәзерге Спас манарасының икенче катында күчмә театр урнашкан. «Болар безгә дә килә бит, әйдә, карап чыгыйк әле, Талия», - дип, шунда алып кердем. Сүзне нәрсәдән башларга? Каршыга очраган җыештыручыга: «Безгә Рәхилә исемле кыз фатирга керә иде», - дим. «Алар бөтенесе ялда шул», - дип җавап бирде ул миңа. Бирәм дигән колына - чыгарып куяр юлына, диләр бит. Шул вакытта директор белән баш режиссер килеп чыкмасынмы? «Бу матур кызлар нишләп йөри монда?» - диләр. Ул вакытта миңа 19 яшь. Зәңгәрсу күлмәгемә сап-сары озын толымнарымны үреп салган идем. «Абый, мине дә артистлык­ка алыгыз әле», - дидем. «Син кайсы училищедан килдең?» - диләр миңа, аптыраулы кыяфәт белән. «Училищедан түгел, авылдан килдем!» - минәйтәм. «Болай төскә-биткә «ничуа» син, нәрсә эшли беләсең?» - дип елмаялар. «Нишләргә кирәк соң?» - дим. «Җырлый беләсеңме?» «Беләм, «Кама буе - туган як», - дип җырлап җибәрдем, Һади Такташның «Алсу» поэмасыннан өзек сөйләдем. «Берәр уен коралында уйный беләсеңме?» - диләр. «Тальян, гармун, мандолинада уйный беләм», - дим. Биеп тә күрсәттем. Шул вакытта теләк тә, әрсезлек тә булган инде. Хәзер «Шунда бар, һөнәреңне күрсәт», - дисәләр, бара алмыйм. Шулай итеп, мин алар каршында имтихан тоттым. Авылда спектакльләрдә катнашуымны әйттем. Өзекләр күрсәттем. Режиссер Равил абый: «Болайрак итеп кара әле», - дип күрсәтмәләр бирә. Ул кушканча эшлим. Болар икәү бергә бер бүлмәгә кереп киттеләр дә озак та тормый чыктылар. «Сеңлем, син безгә бик ошадың. Хәзер син кайтып, әти-әниеңә әйт: бездә акча юк, фатир юк, тулай торак юк, гомер буе юлда йөрисең, кияүгә чыга алмыйсың, хезмәт хакы аз...» Аларны тыңлап та бетермичә, бүлдердем: «Абый, кирәкми миңа фатиры да, акчасы да, ир дә кирәкми миңа, эшкә генә алыгыз», - дидем. Шатлыгымнан очып кайтып, әти белән әнигә әйттем. Алар сәнгатьне ярата, әмма әни генә бераз борчылды: «И-и Аллам, бер балам азрак акча эшли башлаган гына иде...» - диде. Алты бала үсәбез бит. Абый армиядә, апа кияүдә. Мин иң олылары булып калган. Менә шулай итеп җыендым да акчасыз, тулай тораксыз эшкә барып кердем. Яраттым инде, яраттым. Хәзер яңадан балачакка кайтып, «Кем буласың, Исламия?» дисәләр, тагын шул юлны сайлар идем.

- Үкенгән чакларыгыз бер дә булмадымы?
- Юк. Мин Ләйсәнне тапкач, бер сезон Камал театрында эшләп алдым. Хәлилдән аерылып, анда эшләвемә чыдый алмадым. Тинчурин артистларыннан читтә булу - ирдән аерылу белән бер иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading