Шәһри Казан

Кариев театрында яңа спектакль: балалар өчен – хыял, ата-анага – мәшәкать...

Гардеробның һәр «тәрә­зә»сеннән төрле вакыйгалар бара, ләкин барысында да алты гына артист катнаша. Эт ролендә катнашканы шул арада әнигә яки гади укучыга әйләнә.

«Спектакльне караганнан соң, һәр баланың этле буласы киләчәк. Тамашаны караган улларым да башта эт сорап интектерделәр, хәзер мәче сорый башладылар» – Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт Яшь тамашачы театры артис­ты Альбина Фәйзуллина «Сәлам, Актәпи!» спектакленең балаларга тәэсирен шулай дип аңлаткан иде. Спектакльне караганнан соң, чыннан да, шундый фикер туа икән.

Театр бинасына килеп керүгә, кием элгеченә юнәләбез бит инде. Ә бу юлы бөтенләй башкача булды. Гардероб караңгы төсләр белән капланган, фойеда тамашачылар өчен урындыклар куелган, кыскасы, кызыклы тамаша буласы сизелеп тора. Әйтерсең лә спектакль түгел, ә мультфильм карарга җыелганбыз. Нәни тамашачылар да, үзләрен ни көтәселәрен белмичә, әниләреннән сорашалар. Озак та үтми, гардеробның бер «тәрәзәсеннән» кечкенә кыз пәйда була: Лилия Низамиева үзенең образына тәмам кереп беткән, чын сабый диярсең! Ул бер яшьлек кыз авызыннан сөйли башлады, күзләрен зур итеп ачуы, иреннәрен түгәрәкләп елавы балаларны көлдертте. Ә иң мөһиме, эт алу теләген сөйләгәндә, тамашачылар тын да алмый, игътибар белән тыңладылар. Геройларның фикер йөртүләре, сөйләшү манерасы, үз-үзләрен тотышларында тамашачылар үзләрен таныдылар. Шуңа күрә әти-әнидән елап эт сорау алар өчен гадәти хәлгә әйләнде.

Гардеробның һәр «тәрә­зә»сеннән төрле вакыйгалар бара, ләкин барысында да алты гына артист катнаша. Эт ролендә катнашканы шул арада әнигә яки гади укучыга әйләнә. Аларның секунд эчендә ничек киенгәннәрен уйларга да өлгермисең. Иң кызыгы – әти-әнисе баласына эт алып бирерме? Спектакль ахырына кадәр тамашачы шул сорауга җавап эзли.

«Улым эт сорамаса ярар иде, дим»
Тамашага балалары белән әти-әниләре дә килде, билгеле. Балаларының тиздән эт сораячакларына әзерләнеп килгәннәр, күрәсең. Илсияр Садриева спектакльгә дүрт яшьлек улын алып килгән. «Ике яшьлек улым өйдә калды. Ул песиләр өчен үлеп китә, ә олысы бик кызыксынмый иде. Кайткач, эт сорамаса ярар иде инде», – ди. 

Реклама

Тамаша барышында яным­да утырган дүрт-биш яшьлек кызлар әниләренә елышканнар иде инде. Эт турында күбрәк белгән саен, «Әни, бу чыннан да шулай итә беләме?» – дип сораштылар. «Әйе, кызым, этләр шундый алар», – дигәндә, әнисе эченнән генә: «Кайткач ни булыр», – дип уйлады кебек. 

Яңа заман спектакле
Спектакльдә шулай ук авыз тутырып сагыз чәйнәү, телевизорны якыннан карау, киреләнү, аяк селтәп утыру кебек гадәтләр дә еш күрсәтелде. Әйе, бу игътибарга алына торган күренешләр түгел, ләкин бала барысын да тиз өйрәнә: яхшы белән начарны ул яшендә аермый. Сагыз­ны зур итеп кабарту кебек гадәтләрне бу очракта гадәти күренеш итеп күрсәттеләр. Ул күбрәк Рузанна Хәбибуллина уйнаган рольләрдә чагылды. «Мин бу ролемне аеруча яраттым. Башта ук үземне ботаник кыз образында күргән идем. Башкалардан аермалы булсын өчен, кырыс укучы булып уйнадым. Аннары рэп укучы кыз да минем халәтемне ачып сала», – ди Рузанна рольләре турында. Ә балачакта эт алырга хыялланмаган, чөнки авылда үскәндә этләре дә, мәчеләре дә булган.

Спектакль тәмамланганнан соң, балалар кайтырга ашыкмый иде әле. Кайберләре әти-әниләреннән шунда ук эт сорадылар. Аларның кәефен төшерергә теләмәгән ата-ана кибеткә уенчык эт артыннан китәргә мәҗбүр булды. Бу күренеш спектакльнең балаларга ничек тәэсир итүе турында сөйли иде.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: