Исмәгыйль Каләметдин улы Шәңгәрәев – җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге «ДАН» компанияләре төркеменең президенты. Евразия телевидение һәм радиоакадемиясе академигы.
Балачак
– Бүген татар дөньясында билгеле булган Исмәгыйль Шәңгәрәевнең бала чагы ничегрәк үтте икән? Нинди истәлекләр, уй-кичерешләр аны сабый чорыннан озата килә?
– Минем тормышым туу белән сәяхәтләрдән башланды. 1956 елда Оренбург өлкәсенең Бугуруслан шәһәрендә туганмын. Шул ук елны әтиемне Ростов-на-Дону шәһәренә имам итеп эшкә җибәрәләр һәм без күчеп китәбез.
Әти мулла булганга күрә, минем күпчелек хатирәләрем дә мәҗлесләр белән бәйле. Гомумән, татарларда мәҗлес җыюны феномен дип әйтәсем килә. Мәҗлесләрдә татар телендә вәгазьләр укыла иде, заманасында халкыбызны диненнән, теленнән аермауда зур хезмәт куючы нәтиҗәле чара шул иде. Дин, тел мәсьәләсе татарда бүгенге көндә дә актуаль булып кала.
Миңа җиде яшь булганда, әтиемне Пермь шәһәренә имам итеп җибәрделәр, гаиләбез белән шунда күченеп киттек. Анда яшәгән вакытым аерым өч дөнья буларак истә калган.
Беренче дөнья – гаилә, бездә татар, мөселман дөньясы иде, бар нәрсә дә татарча, хәләл иде. Икенче дөнья – урам, анда гомумән башкача галәм, үз эченә барысын да алган тәртипсезлек иде. Өченче – мәктәп, пионер, комсомол, макулатура, комсомол җыелышлары дөньясы. Төрле очраклар булды мәктәптә дә, Рамазан ае вакытларында, уразадамы-түгелме икәнлекне ачыклар өчен, укытучылар су, витаминнар бирәләр иде. Мәктәптә мин беркайчан да ит ашамадым, балык кына ашыйм дип әйтә торган идем. Шушы өч дөньяга яраклашып яшәү минем алдагы тормышым өчен яхшы чыныгу-тренировка булгандыр. Гомумән, әтиемне имам итеп илнең төрле шәһәрләренә эшкә җибәрүләр минем шәхесемне формалаштыруда зур роль уйнагандыр, чөнки төрле мохитләргә җайлашып яшәргә кирәк иде. Хәзерге балалар башка шартларда, «парниковый» булып үсәләр, самими, чәчәкләр кебек. Безнең буын башка шартларда үсте.
– Мәктәп, студент еллары, беренче эш урыны, беренче хезмәт хакы... Ул вакыттагы уй-хыяллар һәм бүгенге чынбарлык. Уртаклык бармы?
– Беренчедән, мин үзенең юнәлеше буенча укып, гомер буе шушы эшенә багышлап яшәгән кешеләрдән ак көнләшү белән көнләшәм. Беренче белемем – Совет сәүдә техникумы, технолог бүлекчәсендә укыдым, 5нче поварлык разрядым бар. Аннары 80нче елларда аудиокассеталар бизнесына кереп киттем, ТАСМА заводы белән берлектә, пластинкалар чыгара идек, «Ласковый май» төркемен продюсировать иттем.
90нчы елларда халык бизнеска яңа керә башлады, мин инде бизнестан чыгып, намазга килдем, мәчетләр төзеттем, аннары Оренбург өлкәсенең мөфтие итеп билгеләндем. 2000 еллар башында чит илгә чыгып киттем. Ризык йөртә, ди бит халык. Нәрсәгә тотынсам да, килеп чыга ул үзе (елмая).
Беренче мәхәббәт
– Алдагы соравымны дәвам итеп, беренче мәхәббәт дип тә әйтәсем килгән иде. Гаилә корып, яңа тормыш башлаган елларга да кайтып килик әле...
– Беренче мәхәббәт беренче хатыным белән бәйле... Аны югалттым... Яман шеш белән авырды. Дәвалар өчен Америкага да алып барган идем, Тибет якларына да йөрдек, күрәсең, насыйбы кыска гомерле булган. 35 яшемдә ике бала белән торып калдым.
Бераз вакыт узгач, Мәрьямне очраттым, бүгенге көндә ул – 11 бала анасы, 10 оныгыбыз бар. Мәрьямнең әбисе – Татарстан халкы өчен билгеле, якын булган Рәшидә абыстай. Бергә тормыш корганга 27 ел вакыт узып та киткән, тормышта төрле хәлләр булды, хәләл җефетем һәрчак янымда, тугрылыгы өчен мин бик рәхмәтле аңа.
Гаилә кануннары
– Сез бүген зур гаилә башлыгы. Гаиләгездәге иң мөһим канун нинди? Туган илдән читтә, туган телне саклауның авырлыклары бармы?
– Бу илдә балалар тәрбиясенә килгәндә, бала ниндидер субкультурага кереп китәр, юлдан язар дигән борчылулар юк. Гадәттә, яшьләр урамда күргән коткыларга кызыгып кереп китә, монда урамда андый әдәпсезлек юк.
Безнең өйдә тулысынча татар мохите. Хәләл җефетем белән икебез дә татарча сөйләшәбез. Казан, Уфадан тәрбияче, укытучыларны да фәкать татар теллеләрен чакыртабыз. Һәр балам кимендә дүрт тел белә – татарча, русча, инглизчә, гарәпчә. Ел дәвамында Татарстанда узган төрле чараларда һәрдаим катнашып торалар. Әле күптән түгел егетләребез VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында делегат буларак катнашты, яшьләр форумы кысаларында олы улым Исламны Гарәп Әмирлекләрендәге Татарстан илчесе (посол) итеп билгеләгәннәр. Татарстан белән элемтәне өзмәскә тырышабыз, бу фактор балаларның милли үзаңын ныгытуда да зур роль уйный.
Мин барлык универсаль булган алымнарны да кулланам, «Воспитание детей мусульман в светском государстве» дигән китабым бар. Беренче чиратта, мөселманнар тирәсендә формалашкан стереотипларны үзгәртү ниятеннән дә язылды ул китап. Гадәттә, намазда дисәң, җәмгыятьтән аерылган, бу дөньядан читләшкән итеп күзаллый күпчелек халык. Юк, киресенчә, үземнең балалардан әйтәм, алар – намазлы, яңа белемгә ачык, актив гражданлык позицияле кешеләр. Менә 15 ноябрь көнне кызым Хәдия, Казахстанда Х Халыкара яшь дизайнерлар бәйгесендә катнашып, I дәрәҗә диплом алып кайтты. Миланга чакырганнар, сөбханаллаһ.
Әлбәттә инде, балаларымны тәрбияләүдә, беренче чиратта, шәригать кануннарына таянам. Аннары һәрберебезнең бурычы – милләтебезнең гореф-гадәтләрен сеңдерү. Гаилә кору мәсьәләсендә дә шул ике нисбәткә таяну. Тел белән дин бик тыгыз бәйләнештә булганда, аларны икесен бергә алып барганда гына тел, милләт сакланачак.
Мөселманнарга килгәндә, бик яратам Лондондагы мэр үрнәген. Лондон белән халыкны таныштырасы юк, ул – дөньякүләм алдынгы шәһәр, шул шәһәрнең мэры – мөселман кешесе. Балаларымның да актив тормыш позициясен алып бару яклымын.
Башта үзең ярдәм ит!
– Исмәгыйль әфәндене бик күпләр кунакчыл кеше буларак беләләр. Бу очрашулар сезгә нәрсә бирә? Арытмыймы?
– Әле интернет челтәрендә кунакларымның 20 процентын гына күрсәтәм, 80 процентын күрми каласыз (көлә). Бу очракка хәдисләр бар, әти-әниемнең сүзләре дә исемә килә: «Кунак килгәндә, бәрәкәт килә», «Син кунак итсәң, сине кунак итәрләр». Гомумән, мин кешеләр яратам, сөйләшергә иренмим. Уңышымның зур өлеше шушы сыйфатыма барып тоташадыр.
Әниемнең бер догасы бар иде: «Йә Раббым, көткән урыннарыңнан да, көтмәгән урыннарыңнан да олы ярдәмеңнән калдырма» дигән. Чыннан да, хәрәкәттә – бәрәкәт, ди бит халык.
Алма пеш, авызыма төш, дип кенә уңышка ирешеп булмый. Менә бер хәл исемә төште. Инде дистәләгән ел узган... Бугуруслан шәһәрендә бер сайлауларда катнашырга туры килгән иде. Җыелган халык арасыннан беренче булып басып бер хатын, гомумән, таныш түгел хатын-кыз, минем кандидатураны яклап, матур, көчле сүзләр әйтте. Сайлауда җиңдем ул көнне, аннары теге хатын-кыздан барып сорадым, кем соң сез һәм нигә минем өчен шулай тырыштыгыз дип. Ахыр чиктә бу хатын-кызны әллә ничә ел элек яңгырлы көнне, автовокзал тукталышыннан узып барышлый туктап, алып кайткан булганмын икән. Минем өчен бит инде бу юл уңае гына булган хәл, ә кешенең күңелендә калып, кире үземә дә ярдәме тиде.
Киләчәккә өметләр
– Исмәгыйль Шәңгәрәевне нәрсә белән гаҗәпләндереп була? Нәрсә аны чыгырыннан чыгара ала? Уңышлы бизнес юлы, гадәттә, четерекле була, авыр минутларыгызны ничек кичерәсез?
– Мине гаҗәпләндерәсе әйберләр калдымы икән дөньяда? Шулай да, әле күптән түгел генә гаҗәпләндем: интернетта чиста татарча сөйләшкән Африка һәм япон егетләре турында сюжет карадым! Россиядә яшәп, регионнарда татар балалары туган телләренә битараф. Татарстанда татар теленең хәлләре турында укып барам, борчылам, тел мәсьәләсе буенча үзем дә мәкаләләр бастырдым.
Инде авыр минутларыма килгәндә... Бездә 11 бала, хатыным ике-өч ел саен бәби алып кайтып торды, нинди генә җилләр исмәсен, өйгә гаиләм янына кайтып, шушы кечкенә сабыйларны кулыма алсам, минем барлык борчуларым бетә. Һәрбер бала үзенең бәрәкәте белән туа, балаларым – Аллаһның рәхмәте.
– Туган ягыгызга еш кайтасызмы? Балаларыгызның киләчәген ничек күрәсез?
– Күпчелек әкиятләр, җырлар, шигырьләребез юктан гына туган якларыбызга барып тоташмыйдыр, күрәсең. Миңа эшем белән бәйле сирәгрәк кайтырга туры килә, хәзер заманалар да үзгәрде, югары технологияләр тормышыбызны бик җайлаштырды, Аллага шөкер. Якыннарым белән һәр көн булсынмы скайп, ватсап аша элемтәдәбез. Ялларга туганнарым кунакка һәрдаим килеп торалар.
Балалар киләчәгенә килгәндә, каты бәреләсем килми, чөнки без – төрле буын кешеләре. Без «обязательный» балалар булып үстек. 40 градус салкында да дәресне калдырмыйча укып йөрдем, якшәмбе көннәрендә дә торып киткән вакытлар булды. Хәзер без сезнең белән бик прогрессив заманда яшибез, минут саен үзгәреп тора барысы да, балалар да хәзер башка төрле. Балаларыма үзләренә уңайлы җирлекне табып, җаннарына рәхәт урында яшәүләрен теләр идем. Яшәгән дәүләтләрен, халкын яратсыннар. Яшәгән дәүләтләренә файдалы кешеләр булсыннар. Минем шикелле эшләгән урыннары да, ял иткән урыннары да бергә булсын. Әлбәттә, гаилә кору мәсьәләсендә мөселман, татар кешеләрен табып, гаилә коруларын теләр идем.
Бурыч
– Исмәгыйль әфәнде, сез Берләшкән Гарәп Әмирлекләре татар ассоциациясен җитәклисез. Күпмеләп татар яши анда? Ни белән шөгыльләнәләр?
– Гарәп Әмирлекләрендә 400 меңләп рус телле халык яши дигән мәгълүмат бар, шуның кимендә 10 проценты татарча сөйләшә дип әйтсәк, ялгышмабыздыр. Аңлавыгызча, мин бик ачык кеше, мөрәҗәгать иткән кешеләргә кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Яныма халык җыелуда тугызынчы ел эшләп килгән «Казан» татар ашлары ресторанының роле зур. Татарстан, Россия, мөселман бәйрәмнәрен калдырмыйча, дусларны, танышларны, милләттәшләремне җыярга тырышам. Танышсыннар, бер-берсен танып, киләчәктә ярдәм итсеннәр өчен мәйданчык булдырам. Корбан гаетләренә 100дән артык кеше җыелып торабыз, Аллага шөкер. Билгеле, танылган кешеләр кунакка килсә дә, иҗади очрашулар оештырам. Күптән түгел Мария Шукшина белән очраштык, моңарчы Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовны чакырган идем.
– Яхшы яшәү өчен, кеше нишләргә тиеш?
– Без бик тырыш милләт буларак үзебезне таныттык. Татар авылларына керсәң, гөлбакчага эләккән шикелле, йортлар берсеннән-берсе ямьлерәк. Шушы ритмны югалтмыйча яшәргә кирәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чит илдәге татарлар белән яхшы элемтәләрне саклап килә, ярдәм күрсәтеп тора.
Кытай халкының «Чайна таун»ы шикелле, безгә дә татарлар яшәгән илләрдә, шәһәрләрдә үзебезнең «Татар бистәләре»н булдырырга кирәк, әле моның өчен тарихи нигезләребез дә бар. Милләтебезне саклыйк, туган телебезне алдагы буыннарга да җиткерү бурычы нәкъ безнең өстә.
Әңгәмәдәш – Ленария МӨСЛИМ, Дубай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре
Комментарийлар