Шәһри Казан

«112» ярдәменнән ташламас

Америкада агач башына менеп киткән песи баласын төшерер өчен нинди номерга шалтыратырга кирәк? Дөрес, 911гә. Ә сезнең песи агачтан төшә алмый утырса нишләргә? Бәхеткә, бездә дә андый номер бар хәзер. Ул - 112.

Россиядә «112» - кичектергесез оператив хезмәтләрне чакыруның бердәй илкүләм номерын булдыру өстендә тулы куәтенә эш бара. Кайбер төбәкләр әле проектны гамәлгә ашыру планын гына эшләп маташканда, Татарстан халкы инде «112» номерын актив рәвештә куллана.
112 системасы бик гади эшли: абонентларның шалтыратулары Казанда урнашкан дежур-диспетчерлык хезмәтенә (ДДХ) килә. Шалтыратуның, әгәр дә ул сим-карталы телефоннан башкарылган булса, кайсы урыннан булганлыгы исә автомат рәвештә ачыклана. Оператор, төрле сораулар бирә-бирә, вакыйганың нечкәлекләрен ачыклый, шул ук вакытта ДДХ хезмәткәре вакыйганың электрон карточкасын төзи. Әлеге карточкага вакыйганың булу урыны, хәлнең тулы картинасы, шалтыратучының контактлары һәм башка кирәкле мәгълүматлар языла. Шуннан соң диспетчер челтәр буенча алынган мәгълүматны вакыйга булган районның бердәй дежур-диспетчерлык хезмәтенә (БДДХ), шулай ук экстрен хезмәтләргә (полиция, табиблар, коткаручылар яки янгын сүндерүчеләр) тапшыра. Районның БДДХсы исә хәлнең очына чыгып бетәргә тиеш була.
Бүгенге көндә Татарстанның «112» дежур-диспетчерлык хезмәте системасына көненә республиканың төрле почмакларыннан 3 мең тирәсе шалтырату кабул ителә. Әлеге хезмәтнең җитәкчесе Рөстәм Яхин сүзләренә караганда, шуларның 60-70 проценты кичектергесез гамәлләр башкаруны таләп итми. Шалтыратучылар йортта бераз ут булмый торуга да, иртән чыгып, машиналарының бер урында буявы купканлыгын күрсәләр дә шалтыраталар. Мондый очракларда диспетчерлар, кешегә каты бәрелмичә генә, әлеге мәсьәләне хәл итәр өчен кая шалтыратырга кирәклеген әйтәләр. Ашыгыч ярдәмгә эләгә алмыйча, «112»гә шалтыратучылар да бар икән. Аларга да ярдәм күрсәтелә.
Гомумән алганда, «112» санын кичектергесез хезмәтләр ярдәме кирәкле вакыйга шаһиты булсагыз яки берәрсенә чыннан да ашыгыч ярдәм таләп ителгәндә генә җыярга кирәк. Берьюлы берничә кичектергесез хезмәт таләп ителгәндә бигрәк тә. Инде бу санны җыйгансыз икән, оператор тавышы ишетелгәнне көтеп торыгыз. Аның тавышын ишеткәнче үк телефонны ташлаган очракта, сез операторның эшен һәм үз хәлегезне генә катлауландырасыз. Операторның сорауларына да төгәл һәм ачык итеп җавап бирергә тырышыгыз. «Сораулар биреп ята торган чакмыни?» - дип ачуланырга ашыкмагыз, ул вакыйганың тулы картинасын тудырыр өчен тырыша. «112»нең белешмәләр телефоны түгеллеген дә онытмагыз. Сез операторны мөһим булмаган сорау белән борчыганда, кемгәдер чын мәгънәсендә ярдәм кирәк булуы бар бит.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: