16+

2 меңләп никах теркәлгән

Татарстан башкаласында Студентларның халыкара җәйге Универсиадасы алдыннан, ягъни быелның 5 июлендә «Казан» гаилә үзәге ачылган иде.

2 меңләп никах теркәлгән

Татарстан башкаласында Студентларның халыкара җәйге Универсиадасы алдыннан, ягъни быелның 5 июлендә «Казан» гаилә үзәге ачылган иде.

Шәһәрнең ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева сөйләгәнчә, яңа бинада тәүге көнне үк 28 пар никахлашкан. Казанның тагын бер символына әверелгән «Казан» гаилә үзәге яшьләрне дә, өлкәннәрне дә җәлеп итә. Биредә никахларын теркәүчеләр саны инде 2 меңгә якынлаша. Республика башкаласында узган елның 9 аенда 9620 никах теркәлгән булса, быелның шул чорында 10081 гаилә корылган. «Россиянең кайбер төбәкләрендә никахларның 70 проценты өзелә. Ә менә Казанда гаиләләрнең 38-40 проценты гына таркала. Балалар туу саны да үсештә», - дип сөенә Альбина Рафаил кызы.
Казансу елгасының уң ярына урнашкан «Казан» гаилә үзәгенең түбәсе күзәтү мәйданчыгы сыйфатында файдаланыла. Әлеге 32 метр биеклектәге мәйданчыктан инде 55 мең кеше Казанның матур манзарасы белән хозурланган. Мәйданчыкка узу түләүле - бер кешедән 50 сум. Билет сатудан шәһәр бюджетына инде 2 миллион 75 мең сум табыш кергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading