16+

20 елдан артык бәби көткән Фәридә Закирҗанова: «Табам булгач табам!»

20 елдан артык баласызлык белән көрәшеп, үзе дә аздан гына үлемнән калып, 45 яшендә әни булу бәхетен татыган Фәридә Закирҗанова белән күзгә-күз сөйләшеп утырабыз.

20 елдан артык бәби көткән Фәридә Закирҗанова: «Табам булгач табам!»

20 елдан артык баласызлык белән көрәшеп, үзе дә аздан гына үлемнән калып, 45 яшендә әни булу бәхетен татыган Фәридә Закирҗанова белән күзгә-күз сөйләшеп утырабыз.

Газиз балаларын куенына алганчы никадәрле сынау узган ханым, түкми-чәчми, эчендәгесен бушата, ә мин: «Шушы кадәрле дә үҗәт, тәвәккәл һәм шашып бала теләүче кеше була икән», – дип шаккатып, аны тыңлап утырам. Аннан соң икебезнең дә күздән яшь тәгәри... Барысын да үзе сөйләгәнчә язам. Ул кичергәннәр кем өчендер сабак булыр, ә кемгәдер өмет буларак яңгырар.

Төпсез казан

Без ирем белән бу бәхетне 20 ел көттек. Аңа кадәр бик күп тикшеренүләр узарга туры килде. Татарстанда күренмәгән бер генә табиб-гинеколог та калмагандыр. Мәскәү, Удмуртия табибларына кадәр барып җиттек. Баштагы вакытларда безгә «баласызлык» диагнозын куймадылар әле. Биш ел өметләндерделәр. Табибларның әледән-әле: «Менә шушы дәвалануның нәтиҗәсе булырга тиеш», – дигән сүзләреннән соң: «Балагыз булмаячак!» – дигән карары яңгырады. Бөтен җаны-тәне белән бала теләгән хатын-кыз өчен моннан да зуррак кайгы була ала микән?

Балабыз булмагач, ирем белән ике арадагы мөнәсәбәтләр дә киеренкеләнә башлады. Рәшитнең ике арада бәргәләнгән, икеләнгән вакытлары да булгалады, әмма ул мине бөтенләй ташлап чыгып китә алмады, чөнки яратуы көчле иде.

Мин исә үзем «булмады инде» дип елап утыра торганнардан түгел. Бөтенесе каршы булса да, «Табам булгач табам!» – дип яшәдем. Шәмәрдәндә эшләүче гинеколог Гөлсинә Азатовна Шәрипова белән бик якын идек. Ул да мине гел: «Фәридә, син табарга тиеш! Йөр, бирешмә!» – дип үсендереп торды. «Акчаң булмаса, биреп тә торам. Кирәк икән, алтыннарыңны сат!» – дип тә әйткәне булды.
...Гаиләне планлаштыру үзәгенең ишеген беренче тапкыр ачып кергәндә, миңа 42 яшь иде инде. Рәшит, башта икеләнеп калса да, соңыннан ризалашты. «Йөрибез! Кирәк икән, бөтен нәрсәне сатып бетерәбез. Машинаны да, өйне дә, ләкин ахырга кадәр барабыз», – дип, соңгы сүзне каты итеп әйтте. Бу юлны узганда, аның миңа карата булган мәхәббәте дә, бер фикердә булуыбыз да ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Чыннан да, бик күп чыгымнар тотылды. Алтыннарымны саттым, кредитларга чумдык. Ял итәргә бармадык, өсте-өстенә кием сатып алудан тыелдык. Туганнарның, ике яктан да әти-әниләрнең, Рәшитнең әби-бабасының да матди ярдәмнәрен тойдык. Бераз акча туплыйбыз да хастаханәгә китәбез... Бер ЭКО ясадык, икенчесен, өченчесен, дүртенчесен... Анализлар, процедуралар, дарулар... Ләкин барысы да уңышсыз... Төпсез казанга акча ташлаган кебек хис итә идек үзебезне. Ә яшь бара бит! Ихтыяр көче зур да ул, ә сәламәтлек, нервлар бит мактанырлык түгел. Гел эштән сорап китәргә туры килгәч, аны да туктатып торырга туры килде.

Иң авыры – көтелгән нәтиҗәнең булмавы иде. Анализларны белеп, өйгә кайтып кергәнчегә кадәрге хәлне әйтеп-аңлатып бетерә торган түгел. Өметсезлеккә төшкән көннәрем дә, кычкырып-кычкырып елаган вакытларым да күп булды. Инде тора-бара табиблар да кул селтәде, ләкин мин һаман үз фикеремдә тордым: «Мин барыбер Әни булырга тиеш!» Табиблар: «Чираттагы ЭКОдан соң бераз вакыт узсын. Организмыңны ял иттер, болай ярамый», – дип ачуланып та карыйлар. Ләкин мин: «Яшем бара. Вакытым күп түгел. Тиз арада киләсен әйтегез», – дим дә тагын ЭКОга киләм. Алар да минем көчле булуыма шаккаталар иде.

Үлеп терелү

Бишенче ЭКОны ясаткач, анализларны белергә килдем. Табиблар, ишек төбендә кулларына минем анализларны тоткан да, шаккатып: «1000 берәмлек! 1000 берәмлек!» – дип кабатлый. Моның нәрсә аңлатканын аңламыйм бит әле. Ни уйларга да белми аптырап торганда: «Сез йөкле! Игезәкләрдер», – диделәр. Моңа сөенүемне әйтеп аңлата торган түгел иде. Табиблар, сәламәтлегем өчен куркып, берсен алдырырга киңәш итте, тик Ходай сөеп биргән шундый бүләктән баш тартырга батырчылык итмәдем.

Иң авыры – көтелгән нәтиҗәнең булмавы иде. Анализларны белеп, өйгә кайтып кергәнчегә кадәрге хәлне әйтеп-аңлатып бетерә торган түгел. Өметсезлеккә төшкән көннәрем дә, кычкырып-кычкырып елаган вакытларым да күп булды. Инде тора-бара табиблар да кул селтәде, ләкин мин һаман үз фикеремдә тордым: «Мин барыбер Әни булырга тиеш!»


Йөклелекне авырлык белән күтәрдем. 20 атнада хастаханәгә салдылар. Март ае иде ул. Майга кадәр шунда булдым. Шуннан соң Балалар республика клиник хастаханәсенең перинаталь бүлегенә күчерделәр. Хәлемнең көннән-көн авырлашуын сизеп йөрим бит инде. Башта беркем берни әйтмәде. Шуннан соң беркөнне табиб: «Фәридә, безгә сине коткарырга кирәк...» – диде. «Мине нигә коткарырга? Юк, без йә бергә үләбез, йә аларны гына коткарасыз!» – дидем. Консилиум җыеп, операциягә әзерли башладылар. Бу вакытта йөклелегемнең 25 атнасы иде. Башта малайны алдылар, аннан – кызны. Балалар бик кечкенә иделәр. Кыз – 680 грамм, малай – 1 кг 100 гр. Аларны боксларга урнаштырдылар.

Профессор шунда ук: «Кызга өмет баглап булмый, ул донор булып барачак. Аның хәтта соңгылыгы да юк. Ә малайның гомере өчен бераз гарантия биреп була әле», – диде.
Шуннан соң үземнең гомерем өчен көрәш башланды. Операция ясадылар. Кан басымым бик югары булгач, аны бик авыр кичердем. Табиблар берни белән дә өметләндермәгәннәр. Хәлем, чыннан да, бик авыр булган. Соңыннан табиблар: «Синең исән калуың да могҗизага тиң», – диделәр.
Реанимациядә яткан балаларымның да хәле бик авыр иде. Еллар буе көрәшеп, көтеп алган газизләрем көч-хәл белән генә сулыш алып ятты. Ун көннән соң улым Искәндәрне башка бүлеккә күчерделәр. Биш көн узгач, без аны югалттык. Мин аны хәтта күмәргә дә чыга алмадым...
Шулай итеп, Әминәм өчен көрәш башланды. Ун көннән соң безне 1нче шәһәр хастаханәсенә күчерделәр. Өч ай реанимациядә яттык. Күзләренә операцияләр кичерде. Ә сулыш алуы һаман да рәтләнми иде. Реамобиль белән алып баралар, алып кайталар.

Шундагы бер табиб, яныма килде дә:
– Беркемгә дә әйтмә, әмма балаңны болай итеп кислород сулатып бетерәсең генә бит. Урамга алып чык син аны, – диде.
Сабыемны төрдем дә, кочагыма кысып, урамга алып чыгып киттем. Шуннан бирле ул сулый башлады.
Хастаханәдән чыккач та бик күп тырышырга, Әминәнең сәламәтлеген кайгыртырга туры килде әле. Ярый әле, Ходай Тәгалә юлыма гел яхшы табибларны гына чыгарды. 1нче шәһәр хастаханәсе табибларына, педиатрыбыз Зөлфия Камилевналарга мең рәхмәт. Баламны аягына да баса алмас дигәннәр иде. Табиблар, массажлар ярдәме белән, иртәрәк тә йөреп китте. Хәзерге вакытта Әминәмә – 8 яшь. Икенчедә, сәләтле балалар классында укый. Нәфис гимнастика белән шөгыльләнә.

Көтелмәгән бүләк

Бөтен көчебез һәм акчабыз Әминәне аякка бастыруга китә иде. Барлык шатлыгыбыз һәм мәшәкатьләребез аның белән бәйле булды. Инде хәле дә күзгә күренеп яхшырды, саулыкка туя башлады. Шуңа күрә икенче бала турындагы уйның башка да кереп караганы булмады. Ләкин Ходай Тәгалә безгә тагын бер бүләк әзерләгән булып чыкты. Кызыбызга ике яшь тулып узгач, мин үземнең йөккә узуымны белдем! Минем хәлне күз алдына китерәсезме? 48 яшь бит инде. Гормональ препаратлар, даруларның нәтиҗәсе булгандыр инде, кәефем китә, кан басымым төшми җәфалый иде. Беренчесен тапканда да үлемнән калгач, табиблар монысын алып кайтмаска киңәш итте. Бу юлы да үз фикеремдә тордым: «Табам булгач табам! Әминәмә иптәш кирәк...»
Мәдинә 35-36 атналык булып туды. Авырлыгы 2 килограмм иде. Монысында да табиблар мине үлем тырнагыннан алып калды.

Хәлемнең көннән-көн авырлашуын сизеп йөрим бит инде. Башта беркем берни әйтмәде. Шуннан соң беркөнне табиб: «Фәридә, безгә сине коткарырга кирәк...» – диде. «Мине нигә коткарырга? Юк, без йә бергә үләбез, йә аларны гына коткарасыз!» – дидем. Консилиум җыеп, операциягә әзерли башладылар. Бу вакытта йөклелегемнең 25 атнасы иде. Башта малайны алдылар, аннан – кызны. Балалар бик кечкенә иделәр. Кыз – 680 грамм, малай – 1 кг 100 гр.

Хәзер инде һәр туар таңны «Аллага шөкер!» дип каршы алам. Балаларның һәр уңышы өчен сөенәбез. Олыгаеп алып кайткач, тәрбияләү дә башка шул. Барысын да төптән уйлап, җиренә җиткереп эшлисең. Хәзер үземә дә бәби алып кайта алмаган кешеләр киңәш сорап күп килә. Аларга да: «Бервакытта да: «Булмый инде», – дип кул селтәргә кирәкми», – дип киңәш итәм. Ышанырга, көрәшергә кирәк. Ирем Рәшит тә кызлар өчен үлеп тора. Эштә булганда да берничә тапкыр шалтыратып, хәлебезне белешә. Аларга карыйм да шул кадәрле тырышуларыбыз юкка булмады бит дип уйлыйм. Шушы бәхетне татыр өчен ике тапкыр үлеп терелергә туры килсә дә, шөкер итеп яшәргә өйрәндем. Инде балаларыбызның саулыгын һәм бәхетен бирсен иде Раббым.

 

аба, Шәмәрдән

Язмага реакция белдерегез

21

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фэридэ! Син бик нык, кочле кеше! Афэрин! Синен белэн бергэ, бер палатада ятарга туры килде..Кочле рухлы булуына сокландык! Исэн - сау, тигезлектэ балаларыгызны устереп, унышларына соенеп яшэргэ, Ходай насыйп итсен! Синен очен мин бик шат!

    Мөһим

    loading
    2
    X