16+

2015 елдан нәрсә үзгәрде?

Яңа елны барлык өлкәләрдә үзгәрешләр һәм яңа бәяләр белән башларга күнектек бугай инде. Быел да шактый яңалыклар каршы алды.

2015 елдан нәрсә үзгәрде?

Яңа елны барлык өлкәләрдә үзгәрешләр һәм яңа бәяләр белән башларга күнектек бугай инде. Быел да шактый яңалыклар каршы алды.

Бәбиләр һәм әниләр

1 гыйнвардан балалар бакчаларына түләү учреждениенең эш сәгатенә, төренә, баланың яшенә бәйле булачак. Айлык түләү уртача 280 сумга артачак. Балаларга тиешле субсидия, компенсацияләр кайтару тәртибе исә элеккечә гамәлдә кала.

Шулай ук яңа елдан инвалид, яман шеш авырулы, ВИЧ-инфекцияле балалары булганнар өчен яңа закон керде. Авыру баласы булганнарга, вакытлыча эшкә чык­мау сәбәпле, пособие түләнәчәк. Дөрес, бу моңа кадәр дә бар иде. Элек ул балага 15 яше тулганчы түләнсә, хәзер 18 яше тулганчы бирелеп барачак.

Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие дә яңа елдан 14497 сум булачак. Яшь тә биш айга кадәр баланы караган өчен ай саен бирелеп бара торган пособие исә беренче балага - 2718,35 сумга, икенчесенә 5436,67 сумга җитәчәк. Ире хәрби хез­мәттә булганнарның хатыннары балалары өчен ай саен 9839 сум алып барачаклар.

Ана капиталы да 2015 елдан артты. Хәзер ул 453 026 сум булды.

Укучылар

Быел БДИ системасында да үзгәреш­ләр җитәрлек. Беренчедән, БДИ гадәттәгечә, өч дулкында түгел, бары ике тапкыр: апрель һәм май-июнь аралыгында гына үткәреләчәк. Хәзер рус теленнән имтиханга кертелү өчен инша язарга туры киләчәк. Мәктәпләргә инша язуны кайтару турында Россия Президенты күрсәтмә биргән иде. Шуңа аны укучылар «президент иншасы» дип тә шаярталар. Татарстан мәктәпләрендә бу иншаны декабрьдә үк язып карадылар инде. БДИга бары «зачет» алган укучылар гына кертеләчәк.

Чит телләрдән БДИ би­рүче­ләргә шул телдә аралашу осталыкларын да күрсәтергә туры килер, мөгаен, имтиханга телдән җавап бирү өлеше өстәлгән.

Юлда йөрү

Руль артына исерек килеш утыручыларга җәза тагын да катгыйланды. 1 июльдән эчкән килеш машина йөртүчеләргә җинаять эше үк ачарга уйлыйлар. Кыскасы, исерек шоферга штраф 200 мең сум яки ике елга кадәр «тимер рәшәткә». Әгәр эчкән килеш юл һәлакәтенә очрап, берәрсе үлсә, иректән мәхрүм итү каралган.

Йөртү таныклыгыннан мәх­рүм ителгәннәргә исә кабат документын алу өчен теория буенча имтихан тапшырырга туры киләчәк.

Автомәктәпләрдә уку­чыларга да хәзер бирә алмаган һәр имтихан өчен акча түләтәчәкләр.

Җәяүлеләргә дә юлларда игътибарлырак булу сорала. Караң­гыда торак пункттан читтәге юл буеннан баручы җәяүле яктылык кайтаргыч элементлы өс киеменнән булырга тиеш. Бу браслетларны мәктәп укучыларына бүләк итеп бирсәләр, олыларга сатып алырга туры киләчәк. Тиешле таләпләрне үтәмәгән очракта, 500 сум штраф каралган.

Студентлар

2015 елның сентябреннән студентларны күңелле яңалык­лар көтә. Аларның стипендияләрен 5 процентка арттырырга җыеналар.

Пенсионерлар

Пенсия балл системасы буенча исәпләнә башлады. Кешенең эш стажы да булачак пенсияне билгеләүдә зур роль уйный. Яңа федераль закон проекты буенча, пенсия яшенә җитеп тә эшләвен дәвам иткән кеше, югары коэффициентлар җыеп, булачак пенсиясенең суммасын арттыра алачак.

Пенсия ике тапкыр индексациялә­нәчәк. 1 февральдән һәм 1 апрельдән пенсионерларның акчалары артыр дип көтелә.

Дәүләт пошлиналары

10 елга биометрик чит илгә чыгу паспорты ясату өчен дәүләт пошлинасы - 3500 сумга, 14 яше тулмаган балаларга 1500 сумга төшәчәк.

Өйләнешүне теркәү - 350 сум.

Аерылышырга уйласаң, дәүләт пошлинасы - 650 сум.

Паспортын югалтып кабат алучыларга 1500 сум түлисе булачак. Документта фамилиясен, исемен, әтисенең исемен үзгәртергә теләүчеләр 1600 сум түли башлаячак.

Машина йөртү таныклыгын алу өчен 2000 сум түлисе, автомобильне теркәү, номер алу шулай ук 2000 сум.

Минималь хезмәт хакы күләме исә 5554 сумнан 5965 сумга кадәр күтәрелде.

Күчемсез милек өчен салым

Фатир, дача, йорт, гараж өчен салым кадастр бәясе түгел, ә инвентаризация бәясеннән исәп­ләнә башлый.

0,1% - торак йорт, гараж, дачалар өчен

2% - 300 мил­лионнан кыйммәтрәк булган күчемсез милек, шул исәптән бизнес үзәкләр һәм сәүдә үзәкләре өчен

0,5% - башка корылмалар өчен

Фатирның гомуми мәйданыннан 20 кв метр, бүлмәнең гомуми мәйданыннан 10 кв метр, йортның гомуми мәйданыннан 50 кв метр өчен салым түләнми.

Транспорт салымы

Транспорт өчен салым аны күтәрүче махсус коэффициентларны исәпкә алып исәпләнә башлаячак.
1,1 - 3-5 миллион сумлык, чыгарылганына 2 елдан 3 елга кадәрге машиналар

1,3 - 3-5 миллион сумлык, чыгарылганына 1 елдан 2 елга кадәрге машиналар

1,5 - 3-5 миллион сумлык чыгарылганына 1 елга кадәрге машиналар

2 - 5-10 миллион сумлык чыгарылганына 5 елдан артмаган машиналар

3 - 5-10 миллион сумлык чыгарылганына 10 елдан артмаган машиналар

3 - 5-10 миллион сумлык чыгарылганына 20 елдан артмаган машиналар

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading